16+

Инсульт нәтиҗәсе: кеше үзенең кайда булуын, якыннарының исемен хәтерләми

Бу авыру белән бәйле мифларның күбәюе гаҗәп түгел.

Инсульт нәтиҗәсе: кеше үзенең кайда булуын, якыннарының исемен хәтерләми

Бу авыру белән бәйле мифларның күбәюе гаҗәп түгел.

Бөтендөнья инсультка каршы көрәш оешмасының 2023 ел хисабы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 12 миллион беренчел инсульт була. 100 миллионнан артык кеше инсульт нәтиҗәләре белән яши, 6,6 миллион үлә. Якты дөнья белән хушлашуга китерүче сәбәпләр арасында инсульт икенче урында тора. Бу авыру белән бәйле мифларның күбәюе дә гаҗәп түгел. КФУның матбугат хезмәте вәкилләре Казан дәүләт университеты галиме, невролог-табиб Радий Есин белән иң таралган мифлар турында сөйләшкән. 

Миф №1. Инсульт – өлкән яшьтәгеләр һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр чире. 
Инсульт – баш мие күзәнәкләренең үлүе, ул йә кан тамырларының томалануы – ишемик инсульт, йә аларның өзелүе – геморрагик инсульт (баш миенә кан саву) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Инсульт кичерүчеләрнең 30 процентына «билгесез сәбәп белән инсульт» диагнозы куела.

-    Мондый диагноз өч очракта була: йә без пациентны тикшереп өлгермәгән, йә аны тикшереп, бернәрсә дә ачыкланмаган, йә инсультка китерергә мөмкин булган ике һәм күбрәк сәбәп табылган, – ди КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының неврология кафедрасы профессоры, Университет клиникасы табиб-неврологы Радий Есин.

Аның сүзләренчә, инсульт мөстәкыйль авыру түгел, ә башка халәтләр – йөрәк, кан тамырлары һәм кан авырулары нәтиҗәсе. Ә яшь вакытта – бу ешрак кан тамырлары стенкасының һәм кан оешу процессларының акрынлап үзгәрүенә китерә торган генетик факторлар. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә инсульт сәбәпләре арасында беренче пландагы факторлар булып гипертония, диабет, психоактив матдәләр, алкоголь куллану һәм башкалар тора.

Миф №2. Ир-атларда инсультлар хатын-кызларга караганда ешрак була. 
Чынлыкта, якынча 6 процент аерма белән инсульт ешрак хатын-кызларда була. 

- Төп сәбәпләр булып генетик факторлар, шулай ук яшь чакта һәм олыгая барган чорда организмның гормональ үзгәрүе тора. Шулай ук җенес гормоннары канның оешуына йогынты ясый алган чорларда инсульт куркынычы арта. Әйтик, йөклелек вакытында кан тамырлары авырулары кискенләшеп китәргә мөмкин. Яшь хатын-кызларда контрацептивлар куллану мөһим фактор булып тора. Аларны эчәргә ниятләгән хатын-кыз, һичшиксез, тромбозлар ихтималына генетик тест узарга тиеш. Өлкән яшь төркемендә үсеш алу факторы булып, климакс симптомнарын йомшартырга яки яшь булып калырга мөмкинлек бирә торган гормон терапиясе тора ала, – ди галим.

Канның оешу системасына һәм кан тамырлары стенкаларына тискәре йогынтыны яшәртә торган инвазив процедуралар ясарга мөмкин, аларның кайберләре куркынычсыз түгел һәм кан тамырлары системасының эшен катлауландыру ихтималы бар. Ир-атларның гормональ фоны тотрыклырак, шуңа күрә ир-атларда инсультлар ешлыгы бераз кимрәк. 

-    Өлкән яшьтәге хатын-кызларда шикәр диабеты ешрак очрый – бу авыру вак һәм эре кан тамырларында җитди үзгәрешләр китереп чыгара. Өлкән яшьтәге хатын-кызларда, ир-атларга караганда, артериаль гипертония һәм тән массасының артык булуы ешрак күзәтелә. Бу тышкы фактор булып кына тоелса да, чынлыкта ул тайпылышлар, шул исәптән, канның оешуына, кан тамырлары  стенкаларының зарарлануына сәбәпче булып тора», – дип ассызыклады табиб.

Миф №3. Инсульт җиңел ачыклана. 
Бөтен эш инсультның ничек узуында – ул «тын гына» (симптомсыз) яки симптомнар белән үтәргә мөмкин.  
“Тын” инсультларның, беренче карашка, бернинди дә симптомнары юк, әмма баш миендәге мондый инсультлар тупланып, кинәт кенә авыр симптоматиканың үсешен китереп чыгарырга мөмкин. Бу ешрак когнитив тайпылышлар, ягъни хәтер югалу, эшкә яраклылык, аналитик сәләтләр бозылу рәвешендә чагыла. Нәтиҗәдә, пациентның көнкүреш һәм һөнәри өлкәдә адаптациясе бозыла (мондый вазгыять деменция дип атала), – дип сөйли Радий Есин.

Симптомлы инсультлар исә халәтнең кискен үзгәрүе белән чагылыш таба. Невролог ачыклап узганча, диагноз баш миендә кан йөреше бозылуы расланмыйча куелмый, чөнки баш миенең вирус, иммун һәм токсик зарарланулары, шешләр дә шундый ук симптомнарга ия булырга мөмкин. Табиб-неврологка инсульт диагнозы кую җиңел түгел, ди ул.

Миф №4. Тәмәке тарту, алкоголь һәм стресс инсульт куркынычын арттырмый. 
Кешегә тәэсир итә торган стресс факторлары бик күп авырулар - неврологик гына түгел, кардиологик, иммун һәм башкалары үсеш алуга китерергә мөмкин, ди Р.Есин. 

-    Гади мисал: сез күңелегезгә хуш килмәгән кешене күрдегез ди. Нормаль реакция – моңа тыныч карау, күңелсез моментларны минимальләштерү, читкәрәк китү, сөйләшмәү. Ә кемдәдер яратмаган кешесен күрү белән артериаль кан басымы күтәрелә, тыны кысыла, йөрәк тибеше ешая – бу патологик стресс, ягъни организмның җавабы адекват түгел, – дип аңлата табиб. – Стрессорлар глюкоза, липидлар (холестерин) метаболизмын, йөрәк ритмы ешлыгын боза. Йөрәк алды фибрилляциясе яки мерцательная аритмия авыруы бар, ул инсульт куркынычын 5 тапкырга арттыра, чөнки йөрәк куышлыкларында тромблар формалашырга мөмкин. Нәкъ менә мерцательная аритмия өянәге еш кына тышкы яки эчке стрессорлар аркасында барлыкка килә.

Табибның бурычы артериаль гипертония, йөрәк ритмы бозылу, йокысызлыкка стрессорлар сәбәпче булган очракларны ачыклау һәм пациентка адекват профилактика билгеләү. Шул ук вакытта пациент үзе дә мондый очракларга тынычрак карарга өйрәнергә тиеш. 

Галим билгеләп үткәнчә, мерцательная аритмиянең икенче иң көчле провокаторы булып алкоголь тора, теләсә кайсы вакытта тромб ми, эчәклек, йөрәк кан тамырларына эләгеп, бу орган тукымаларының үлеменә китерергә мөмкин.

-    Алкоголь – ул күп юнәлешле токсин, ул үзәк нерв системасын да, автоном нерв системасын да үтерә, – дип ассызыклый профессор Есин.
Моннан тыш, тәмәке тарту инсульт куркынычын арттырмый дип санау да ялгышлык.

-    Тәмәке тарту, беренчедән, артерияләрнең тонусын үзгәртә. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә бронхларда, альвеолаларда сумала җыела һәм үпкәләрнең вентиляциясенә тискәре йогынты ясый. Үпкәләрдә кислород алмашы бозылуы шартларында организм нәрсә эшли соң? Ул кислород күчерә торган кан күзәнәкләренең санын арттыра. Эритроцитлар саны арту – тукымаларга кислород җитмәвенең характерлы билгесе. Кан куера бара, димәк, аның агышы сүлпәнәя. Шул рәвешле тромблар, ягъни кан төерләре барлыкка килергә мөмкин, алар вак кан тамырларын томалый, - дип кисәтә табиб.

Миф № 5. Инсульт һәрвакыт параличка китерә. 
Радий Есин инсульт нәтиҗәсе булып һәрвакыт паралич тормый дип ышандырды. Баш миенең кайсы өлеше зарарлануы һәм ул нинди функцияләр өчен җавап бирүенә карый. 

-    Чыннан да, паралич булырга мөмкин – хәрәкәт итү сәләтен тулысынча югалту яки кул, аяк көченең кискен кимүе күзәтелүе ихтимал. Инсульт кинәт сөйләм бозылу, сүз сайлауда кыенлык, шулай ук кинәт хәтерен югалту сыйфатында чагылырга мөмкин. Кеше үзенең кайда булуын, якыннарының исемен хәтерләми. Әгәр дә күрү өчен җаваплы өлкә зыян күрсә, пациентның күз алдында кара таплар яки ниндидер бер өлешне күрмәү барлыкка килә, – дип мифны инкарь итте Казан университеты профессоры.

Бернинди симптомнарсыз уза торган лакунар инсультлар да була. Кеше башы авыртканга яки профилактика максатыннан магнит-резонанс томографиясенә килә. Аңа МРТ ясаган вакытта ул инде 10-15 лакунар инсульт кичергәне ачыклана, ә симптомнары юк, дип мисал китерә табиб.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading