16+

Дәүләт Советы тагын бер депутаты белән саубуллашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Олег Коробченконы оста эшмәкәр, республика сәнәгатен үстерүдә зур өлеш керткән, дәрәҗәле кеше дип бәяләде.

Дәүләт Советы тагын бер депутаты белән саубуллашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Олег Коробченконы оста эшмәкәр, республика сәнәгатен үстерүдә зур өлеш керткән, дәрәҗәле кеше дип бәяләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат Олег Коробченконы республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры  вазыйфасына тәкъдим иткән иде. Бүген төбәк парламенты утырышында депутатлар Олег Владимирович Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюны килештерү мәсьәләсе каралды. Яңа вазыйфага билгеләнү сәбәпле, Олег әфәнде депутатлык мандатын вакытыннан алда тапшырырга мәҗбүр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Олег Коробченконы оста эшмәкәр, республика сәнәгатен үстерүдә зур өлеш керткән, дәрәҗәле кеше дип бәяләде.

 “Республика география ягыннан илебезнең иң уңай җирендә урнашкан дип уйлыйм. Логистика, файдалы казылмаларыбыз, безнең мөмкинлекләребез, предприятиеләребез,  сәнәгатебез илебез үссен өчен бик зур потенциал булып тора. Халыкның  мул тормышы безнең оешмаларыбыз эшчәнлегенә бәйле”, - диде Олег Коробченко.

Үз алдына куелган бурычларга килгәндә, ул заводларның җитештерү потенциалын арттыруны, яңа технологияләрне җәлеп итү, югары квалификацияле кадрлар булдыруны атады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading