16+

Эшмәкәрләргә юл ачык

Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган Сәүдә-сәнәгать палатасының җиденче утырышында Татарстаннан да вәкилләр катнашты. Делегатлар чарадан алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.

Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган Сәүдә-сәнәгать палатасының җиденче утырышында Татарстаннан да вәкилләр катнашты. Делегатлар чарадан алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.

Елена Белоглазова Яңа Чишмә районы Архангел бистәсеннән. Әтиләреннән калган мирас - крестьян-хуҗалык фермерлыгын ул әнисе һәм ике кыз туганы белән җитәкли. Әлеге хуҗалык асылда сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 400ләп сыерл. Көненә 5 мең тонна сөт эшкәртелә. Барлыгы 10 төрдән артык сөт продукциясе җитештерелә. Сәүдә-сәнәгать утырышында эшмәкәр әле беренче тапкыр гына катнашкан.

- Кече һәм урта эшмәкәрлек белән хакимият уртак тел табып эшләсен иде. Кече эшмәкәр өстендә зур җаваплылык. Гадәттә ул бухгалтер, җитәкче ролен дә башкара, нәтиҗәдә, күп нәрсәгә өлгерми, соңгы яңалыкларны белми кала. Авыл җирендәге эшмәкәрләргә ташлама ясалмый бит, закон барыбыз өчен дә бер. Утырышта өч елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә аерым игътибар бирелү сөендерде. Бер көнлек эшмәкәрләр белән чагыштырганда, үзен сынаган, юл яра алган хуҗалыкларга ярдәм итү дөресрәктер, минемчә, - ди Елена.

Татарстан Иҗтимагый палата җитәкчесе урынбасары Татьяна Забегина әйтүенчә, утырышта еш кына республикабыз уңай яктан искәртелгән. Әйтик, Россиядә агач эшкәртү тармагы югала бара, бу өлкәдә белгечләр ярдәм сорап ил башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә Татарстанда исә агач эшкәртү комплексы уңышлы эшләп килә. Безнең республика күп өлкәдә лидер һәм пионер. Уку йортлары каршында һөнәрчеләр тәрбияләүче заманча үзәкләр булдыруда да безнең тәҗрибә җитәрлек. WorldSkills чемпионатына әзерлек барышында да яшь белгечләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәтә.

- Утырыш узды, ләкин хәл итәсе кайбер мәсьәләр калды, - диде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев. - Иң мөһиме - үзебезне ишеттерә алдык, күп мәсьәләләр җитәкчелек белән уртага салып сөйләшенде, эшмәкәрлек тармагының киләчәктә дә үсеше дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading