16+

Эшсезләр санын киметү – төп бурычларның берсе

Татарстандагы дәүләт органнарына куелган максат, бурычларны формалаштыруда иҗтимагый контрольне үз эченә алган пилотлы проект кысаларында министрлыклар халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Сораштырулар, экспертлар утырышлары нигезендә бу елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Татарстандагы дәүләт органнарына куелган максат, бурычларны формалаштыруда иҗтимагый контрольне үз эченә алган пилотлы проект кысаларында министрлыклар халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Сораштырулар, экспертлар утырышлары нигезендә бу елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Проект кысаларында һәр министрлыкта иҗтимагый утырышлар уза. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында да төп бурычларның берсе – эшсезлек белән көрәш.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда,Татарстанда эшсезлек проблемасы артык кискен тормый, анысы. Ләкин, шулай да тынычланырга иртәрәк. Сан сан белән, җитәкчелек кешене эшле итүнең төрле юлларны эзли. Бу мәсьәләдә дәүләт дәрәҗәсендә төрле проектлар, программалар тормышка ашырыла.

Күптән түгел генә Дәүләт Советында узган киңәшмәдә ялгыз әниләрне эшле итү өлкәсендә ташламалар булдыру фикере яңгырады. Хатын-кызлар арасында эшсезләр саны 3 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта 40 меңгә якын вакансия бар. Хатын-кызларга ярдәм йөзеннән республикада яңа һөнәр үзләштерү буенча махсус укыту программасы эшләп килә. Әлеге мөмкинлектән декрет ялында утыручы әниләр файдалана ала. Хатын-кызларны туризм менеджеры, ланшафт дизайны, маникюр ясаучы кебек ихтыяҗ булган белгечлекләргә бушлай укыту каралган. Яшьләр арасында эшче һөнәрләргә карата игътибарны арттыруга зур игътибар бирелә. 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп тә игълан ителде. Быел Казанда узачак WorldSkills илкүләм чемпионаты да эшче һөнәрләрне популярлаштырырга ярдәм итәр дигән ышаныч бар.
Быелдан пенсиягә чыгу яше озайтылгач, олы кешеләрнең эшсез калу проблемасы килеп туды. Хәер, бу өлкәдә дә хөкүмәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күрелә. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның һәм 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур әһәмият биреләчәген әйткән иде.  Татарстанда бу категориягә  27 меңнән артык кеше эләгә. Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрне башка һөнәргә өйрәтү курслары да каралган.

Узган ел пенсия яшенә якынлашучы 3 меңнән артык кеше мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән булган, нәтиҗәдә меңнән артыгы эш урыны белән тәэмин ителгән.

Ландыш Камалова, Татарстан ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының төбәк советы рәисе урынбасары :

– Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлаган экспертлар бу елга  өстенлекле максат, бурычларны билгеләделәр. Барлыгы 20 бурыч сайлап алынды һәм шулар арасыннан иң мөһимнәрен аерып чыгару өчен халык арасында онлайн сораштыру уздырдык. Сораштыруда  барлыгы 7039 кеше катнашты. 400гә якын респондент үз вариантын да тәкъдим итте. Халыкны борчыган төп проблемалар – эшсезлекне киметү, яшь белгечләрне эш белән тәэмин итү, мохтаҗ кешеләргә максатчан ярдәм күрсәтү. Быелга куелган төп максатлардан пенсионерларны шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү, инвалид балаларга тернәкләнүдә булышу,эш урынында  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, авыр хәлдә калган балаларга, гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дә атарга кирәк. Кайбер нәтиҗәләрне дә әйтеп китәргә буладыр: быелның 1 кварталында мәшгульлек үзәкләренә барлыгы 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Эш эзләүче 14 мең кеше исәпкә алынган, аларның 35 проценты эшкә урнаштырылган. 2019 елның 1 апреленә республикада барлыгы 40,2 ачык вакансия санала. Яшь белгечләргә ярдәм итү мәсьәләсе дә мөһим. Быелның 1 кварталында  мәшгульлек үзәкләренә 125 чыгарылыш укучы ярдәм сорап килгән. Аларның 63е һөнәри белем бирү йортын тәмамлаучылар, 39ы югары уку йорты белгечләре, 23е мәктәп укучылары. 64 яшь белгечне эшкә урнаштырганнар.  Быелның 1 апреленә алынган мәгълүматлар буенча эшсезләр арасында чыгарылыш укучылары 0,9 проценты тәшкил итә.  
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading