16+

Гөлназ Асаева хыялы белән уртаклашкан

"Шул хыял белән янабыз",- ди җырчы.

"Шул хыял белән янабыз",- ди җырчы.

"Мин бик хыялый кеше. Начармы бу, яхшымы-белмим. Бүген төнге Казан буйлап өебезгә кайтып килгәндә шул тиклем матур,әллә каян балкып торган өй яныннан узып киттек. Эчтән генә: "Әй, Ходаем,шундый йортларда торырга язсын иде безгә дә", дип хыялга чумдым… Әйе, без матур яшибез (булдыра алганча),бөтен әйберебез бар, Аллага шөкер. Аласы әйберебезне ала алабыз, киясе килгән киемне киябез,ашыйсы килгән ризыкны ашыйбыз. Мең шөкер. Әмма шундый балкып торган Казанның иң үзәгеннән олы зур фатир аласыбыз килеп китте. Шул хыял белән янабыз. Ходаем көч, сәламәтлегебезне бирсен иде!  Эшләргә дә эшләргә, Алла бирсә!

Ә сез хыялый кешеме? Нәрсә турында хыялланасыз?",- дип язган җырчы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading