Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Эльмира Сөләйманова белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшүе һәм аны ул вакытта нәрсә борчуы турында язган.
"Бүген көне буе Эльмира Сөләйманованың үлеме турында уйлап йөрим. Юмор хисе һәм беркайчан да кеше сөйләмәве белән ошый иде ул миңа.
Аның беренче тапкыр сәхнәгә чыкканы, "миңа шундый каты итеп кул чаптылар, ә чәчәкләрне кайчан бирә башларлар икән?!" - дип чын күңелдән шатланып-шаярып, балаларча сораганы әле дә күз алдымда тора.
Аннары китте концертлар, чәчәкләр... Ә соңрак Эльмира югалды, сәхнәләрдә бик сирәк күренә башлады. Ул моңа бик борчылды, "Гөлназ, мине концертларга чакырмыйлар!" дип әрнеп, елап шалтыратты узган ел. Шул сөйләшүебез соңгысы булган икән. Мондый югалтулар кеше гомере, яшәеш турында уйларны тирәнәйтә. Тормышта нинди генә авыр моментлар, күңел төшенкелеге, җиңеп чыга алмаслык тоелган ситуацияләр булса да, алардан чыгу юлын барыбер табып була. Ә менә теге дөньядан кайтып булмый. Хуш, Эльмира - күңел кошы! (Сәхнәдә шулай игълан ит әле дип сорый иде). Урының җәннәттә булсын, иң авыры - балаларына, әнисенә, аларга сабырлык телим", - дип язган ул телеграм-каналында.
Комментарийлар
0
0
Голназ Сэфэрова Эльмира Солэйманованы концертка чакыру буенча кулыннан килгэнне эшлэгэнме?
0
0
0
0
Ул сузнен хазер кирэге юк матурым.
0
0
0
0
Эльмирага Голназ ярдэм иткэнме сон,кеше киткэч мондый сузлэр бердэ кирэк тугел иде, димэк депрессия булган Эльмирада, дуслар куп, э ярдэм кулы сузучы бердэ булмаган
0
0