16+

Гөлназ Сираева: "Башым әйләнә, күңел болгана, хәл юк"

Җырчы Гөлназ Сираева авырып киткән. Үзен начар хис итүе турында ул Инстаграмда сөйләде.

Җырчы Гөлназ Сираева авырып киткән. Үзен начар хис итүе турында ул Инстаграмда сөйләде.

“Минем өчен 16 март булмас дип уйлаган идем инде. Алдагы көнне, гадәттәгечә, спорт залында шөгыльләндем. Тренерым тонус юклыгын сизде. Мин инде уянып бетмәвемне әйттем. Аннан соң без Гүзәлия белән күрештек, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Үземне әйбәт хис иттем. Очрашудан соң өйгә кайттым. Командам белән аралашып алдык. Аннары туры эфирга чыктым. Менә шунда хәлем киткәнен сизә башладым. Туры эфирны көч-хәл белән үткәреп чыктым. Башым әйләнә, хәл юк, күңел болгана. Иртәнге сәгать бишкә кадәр шулай булды. Берни дә ашамадым, ашарга куркам. Мондый хәлдә ашарга ярыймы икән?” - ди Гөлназ.

Ул борчылып торган, хәл белешкән һәркемгә рәхмәт белдерде. Бездә Гөлназның тиз арада савыгуын телибез! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading