16+

Илкүләм проектлар турында дәшми калырга ярамый

Күптән түгел «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшлекле киңәшмә узды.

Илкүләм проектлар турында дәшми калырга ярамый

Күптән түгел «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшлекле киңәшмә узды.

Муниципаль районнар социаль объектлардагы юллар төзелеше турында хисап тотты. Бу өлкәдә җитешсез якларны да искәртеп уздылар. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионованы исә республика халкының илкүләм проектлар турында җитәрлек мәгълүмат белмәве борчый.

– 24 июньдә Татарстанда илкүләм проектларны контрольдә тотучы федераль төркем булып китте. Нәтиҗәдә, бик җитди беркетмә төзелде. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалады. Бу беркетмә «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчакка тапшырылды. Беркетмәдән аңлашылганча, безнең республикабыз алдынгылар рәтендә бара. Башка территорияләрдә әлегә бу эшкә кереп кенә барсалар, без инде беренче объектларны тапшыра башладык, бу планканы сакларга тиешбез, – диде Татьяна Ларионова.

Киңәшмәдә илкүләм проектлар кысаларында төзелә торган объектларның сыйфаты хакында да сөйләштеләр. Баксаң, әлегә барлык объектларга да мәгълүмати стендлар куелып бетмәгән, шуңа да теге яки бу бинаның илкүләм проект буенча төзелүен кешеләр белми дә кала.

– 12 халыкара проект барлыгы турында күпләрнең ишеткәне бар. Тик кайсы районда нәрсә төзелгәнен күпләр белми. Илкүләм проектларның кеше тормышына тәэсире турында кайберәүләр хәбәрдар түгел. Шуңа да төзелеп килүче социаль объектларга «паспорт»лар урнаштырырга кирәк. Шуннан соң кеше үзе дә бу биналарны контрольдә тотачак, – ди Татьяна Ларионова.


12 илкүләм проектны гамәлгә кую өчен, Татарстанга 2019 елдан 2021 елга кадәр 44,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу республикага 690 объектны сафка бастырырга ярдәм итәчәк.


«Илкүләм проектлар-2019. Фотоконтроль» акциясе нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Әлеге акция моннан бер ай элек игълан ителгән иде. Махсус сайтка һәр кеше илкүләм проект кысаларында төзелә торган объектларны фотога төшереп җибәрә ала. Татьяна Ларионова әйтүенчә, фотолар килә, әмма күбесе гади халыктан түгел, депутатлардан.

– Мин бу эшкә кешеләрне җәлеп итүне таләп итәм. Яшь гаиләләр 28 балалар бакчасы төзелешен күзәтеп торсыннар, инвалидлар җәмгыятьләре психоневрология интернатлары төзелешен контрольгә алсыннар, яшьләр оешмалары җаваплылыгында – спорт һәм мәдәни объектлар төзелеше. Мәсәлән, Арчада фотоконтрольне хәтта пенсонерлар, дин әһелләре дә алып бара. Алардан үрнәк алырга кирәк. Нәрсәне кая җибәрергә кирәклеген аңлатсалар, халык бу эшкә кушылыр иде, – дип саный Татьяна Ларионова.

Киңәшмәдә бу фотоларның нинди булырга тиешлеге турында да фикер алыштылар. Матур фотолар күп килә икән, ләкин алар мәгънәсез, бернинди яңалык юк. Эшнең ни дәрәҗәдә башкарылганын чагылдырмыйлар.

– Безгә матур фотогалерея кирәк түгел. Без контроль белән шөгыльләнәбез. Объектны төрле вакытта бер ноктадан төшереп, чагыштыру мөмкинлеге булдырырга кирәк. Эш барамы-юкмы, шуны аңлау мөһим, – дип киңәшләрен җиткерде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
Июль аенда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар узачак. Ә августта «Цифрлы икътисад» һәм «Мәгариф» проектлары буенча фикер алышачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading