16+

Исерек хатын әнисен тереләй чокырга күмеп куйган

Волгоград өлкәсенең Ольховка авылында коточкыч хәл булган. Бер хатын әнисен тереләй чокырга күмеп үтергән.

Волгоград өлкәсенең Ольховка авылында коточкыч хәл булган. Бер хатын әнисен тереләй чокырга күмеп үтергән.

Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары буенча, 30 яшьлек хатын 52 яшьлек әнисе белән ачуланышкан һәм аның башына чүкеч белән берничә тапкыр суккан. Соңыннан чокырга күмеп куйган.

Бу хәл турында ул очраклы гына өйдәш иренә сыйләгән, ә ир-ат шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.
Суд-медицина экспертизасы ачыклаганча, әнисе сулыш юлларына  туфрак эләгү аркасында үлгән.
Кызын тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчегә 15 ел төрмәдә утыру яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading