16+

Казан сырхауханәләре Мәскәүдәгедән дә яхшырак

Россиянең “Сәяси экспертлар төркеме” җитәкчесе Константин Калачев бу сүзләрен “Волга” экспертлар клубының сәламәтлек саклау темасына узган утырышында әйтте.

Казан сырхауханәләре Мәскәүдәгедән дә яхшырак

Россиянең “Сәяси экспертлар төркеме” җитәкчесе Константин Калачев бу сүзләрен “Волга” экспертлар клубының сәламәтлек саклау темасына узган утырышында әйтте.

Мәскәүдән килгән белгечләр ике көн дәвамында Казанның һәм Лаеш районының медицина учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Алар “яшертен генә” авыруларга хезмәт күрсәтүне күзәтте, дәваханәләрнең һәм сырхауханәләрнең медицина аппаратлары белән җиһазланышын карады.  

- Россиянең төрле төбәкләренә барып, тармак эшчәнлеген өйрәнәбез һәм соңыннан бәяләмә чыгарабыз. Татарстанның сәламәтлек саклау юнәлешендә дә илебезнең әйдаманы булганлыгына инандык. Әти авырып торганлыктан, Мәскәүнең шактый сырхауханәләрендә булырга туры килә. Казандагы сырхауханәләр Мәскәүдәгедән дә яхшырак икән. Сәламәтлек саклау тармагының эшчәнлеге җәмгыятьнең тотрыклылыгына нык тәэсир итә. Сәламәтлек булмаса, хезмәт базары да какшый, шунлыктан мәсьәләгә бик җитди караш зарур, - дип сөйләде Константин Калачев.

- Яшәү рәвеше, генетика, сәламәтлек саклауның куелышы кеше сәламәтлегенә йогынты ясый, - дип фикерләрне дәвам итте ЦИРКОН тикшеренүләр төркеме җитәкчесе Игорь Задорин. - Кеше үз сәламәтлеге өчен үзе дә җаваплылык хисе тойсын иде. Алла биргән, дип, үз сәламәтлегеңне туздырырга ярамый. Аракы һәм тәмәке организм өчен гаять тә зарарлы. Якутиядә 187 авыл аек яшәү рәвешен сайлады, бу – матур үрнәк.

Россиянең ГЭОТАР-Медиа медицина нәшриятын оештыручы, Гомумроссия халык фронты үзәк штабы эксперты Гүзәл Улумбекова заманында Казан медицина институтын тәмамлаганлыгын, Казанны бик яратканлыгын әйтте.
- Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан Республикасы халкының гомер озынлыгы 1,5 елга озынрак. Республикада сәламәтлек саклауның яхшы эшчәнлеге күрсәткече дә бу. Татарстанның һәм Казанның “Сәламәтлек саклау” илкүләм программасын гамәлгә ашыруда үзенә куелган бурычны үтәү буенча мөмкинлекләр банкы көчле, - диде Гүзәл Улумбекова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләгәнчә, республика парламенты халык сәламәтлеген саклау мәсьәләсенә игътибар бирә.
- Татарстанда дүрт елда 461 фельдшер-аккушерлык пункты ачылды. Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү дәвам итә, - диде Татьяна Ларионова.

Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова исә кадрлар темасын күтәрде:
- Участок табибы бер үзе өч кеше хезмәтен башкарырга мәҗбүр. Әлбәттә, ул арый, нәтиҗәдә, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты да кими. Авылларга эшкә кайткан табибларга һәм шәфкать туташларына финанс ярдәме күрсәтелә. Участок табибларының да социаль пакетын яхшырту кирәк.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та кадрлар әзерләү мәсьәләсенең җитди булганлыгын яшермәде.

- Татарстанда беренчел медицина учреждениеләре – медпунктлар ачуга, аларның матди-техник базасын ныгытуга зур әһәмият бирелә, - диде министр министр. - Сәламәтлек саклауда уңышның 50 процентын беренчел медицина тәэмин итә. Авыл районнарына эшкә баручыларга гына түгел, Татарстанга эшкә күченеп кайткан медицина хезмәткәрләренә дә финанс ярдәме күрсәтелә. Ышанычны югалту ансат, ә кире кайтару кыен. СССР чорында табиблар турында матур кинолар төшерелә иде. Хәзер, бер кимчелек булса, массакүләм мәгълүмат чараларының 90 проценты шуны ах-вах китерә. Уңай мисаллар күбрәк бит, шуны күрсәтергә, медицинага ышаныч тәрбияләргә кирәк. Кешедә авыруларыннан савыгуда ышаныч-өмет булырга тиеш.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading