16+

Казандагы яңгыр нәтиҗәләре: агачлар ава, түбәләр оча

Метеорологлар алдан вәгъдә иткәнчә, Казанда давыллы яңгыр явып үтте.

Казандагы яңгыр нәтиҗәләре: агачлар ава, түбәләр оча

Метеорологлар алдан вәгъдә иткәнчә, Казанда давыллы яңгыр явып үтте.

Татарстанда җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.
Социаль челтәрләрдән кулланучылар Лаврентьев урамында машина өстенә агач ауган дип язалар.
Моннан тыш, Космонавтов урамында давыл бер бинаның түбәсен алып ташлаган, дип хәбәр ителә.

12 сәгать 13 минутта  Казанда Максимов урамында ике хатын-кыз һәм кечкенә бала өстенә агач авуы турында хәбәр килә. Урынга килеп җиткән коткаручылар  2 хатын-кыз һәм бер баланың зыян күрүен ачыклаган ( якынча - малайның битләре тырналган, хатын-кызларның берсенең башы һәм аркасы имгәнгән, ул хастаханәгә озатылган).
Алга таба мәгълүмат ачыклана, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Казандагы яңгыр нәтиҗәләре: агачлар ава, түбәләр оча

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazandagy-yagyr-ntilre-agachlar-m-tblr-ocha

Фото: социаль челтәрләрдән
.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading