16+

«Керчь атышчысы»ның төп «мишене» исән калган

Керчь поллитехник көллиятендәге фаҗиганы китереп чыгаручы Владислав Росляков иң беренче чиратта әлеге уку йортының директоры Ольга Гребенникованы юк итәргә җыенган булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Һәлак булган Александр Лазаревның әнисе директор ханым турында: "Балалар аны беркайчан да яратмады. Без, әти-әниләр, моны җитәкчегә карата булган шундый мөнәсәбәт кенә дип уйладык. Ә сәбәбендә тикшеренүне кирәк санамадык..." - дигән.  

Росляков чыннан да башта директор бүлмәсенә кергән булган, ә ул исә берничә минут элек китеп өлгергән булган. Егет аны башка бүлмәләр буйлап эзли башлаган һәм аның анда булмавын аңлаганнан соң, башкаларга ут ачкан, дип хәбәр итә mk.ru.

17 октябрьдә Керчь поллитехник көллиятендә шунда ук укыгын егет атыш һәм шартлау оештырып, 21 кешенең гомерен өзгән, дип хәбәр иткән идек. Ахырда ул үзенә үзе аткан. Башта "Теракт" маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде, соңрак аны "Үтерү" маддәсенә алыштырдылар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading