16+

Халыкны кредитка бәйлелектән коткарырга җыеналар

Үзәк Банк таләбе буенча 2019 елның 1 октябреннән ун меңнән артык кредит биргән очракта банклар клиентларның керемен һәм башка бурычлары барлыгын исәпкә алырга тиеш булачак.

Үзәк Банк таләбе буенча 2019 елның 1 октябреннән ун меңнән артык кредит биргән очракта банклар клиентларның керемен һәм башка бурычлары барлыгын исәпкә алырга тиеш булачак.

Хәзерге вакытта керемнәр турында мәгълүматларны ипотека, автокредит яки зур куллану кредиты кебек зур ссуда алганда гына тикшерәләр. Шулай да, 2020 елның октябренә кадәр 50 мең сумга кадәр һәм автокредитлар өчен займнарны гадиләштерелгән тәртиптә бирү сакланачак. Банклар клиент үзе биргән мәгълүматларга гына таянып эш итәчәк. Әлеге яңалык гражданнарның кредитка бәйлелек дәрәҗәсен киметергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading