16+

Путин өч татарстанлыны медальләр белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин өч татарстанлыны медальләр белән бүләкләде.

Россия Президенты Владимир Путин өч татарстанлыны медальләр белән бүләкләде.

Бу хакта 8 февраль көнне рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган указда хәбәр ителә. 

Илнур Мотыйгуллин һәм Алия Нуралиева гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен «Ата-ана Даны» ордены медале белән бүләкләнә. «Ата-ана даны» ордены медале белән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, балаларның физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгырткан, гаилә институтын ныгытуда үрнәк күрсәткән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләрне бүләклиләр.

 «Татнефть» ААҖнең «Татнефть-добыча» структур бүлекчәсенең нефть һәм газ чыгару буенча операторы Илдар Салихов үзенең хезмәт уңышлары һәм намуслы эше өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләнде. Шундый ук указ белән РФ Президенты Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading