16+

Путин Россиянең керемнәре артуы турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров белән әңгәмә барышында, кыенлыкларга карамастан, Россиянең керемнәре үсә, дип белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиягә каршы санкцияләр булуга карамастан, икьтисад тотрыклы булып кала бирә: «көндәшчеләр тудырган проблемларга карамастан, бюджет тулылана гына бара».

Президент шулай ук энергетика өлкәсендәге уңышлар белән дә уртаклашты: «нефть-газ керемнәре үсә», - дип белдерде.

Әмма Путин тотрыклы икътисади вәзгыять хәвеф-хәтәргә дучар булырга мөмкин, дип белдерде.

"Без хәвеф-хәтәрләрне аңлыйбыз, аларны урта сроклы перспективада күрәбез, алар беркая да юкка чыкмады», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading