16+

Рамил Юныс интернет аша никахлар укый

КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үтте.

КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үтте.

"Безнең хəзер Интернет заманы, заманча технологиялəр. Интернет аша да никахлар укыла башлады", - диде Рамил Юныс.

Мисал итеп, хəзрəт бер никахның ничек үткəнен сөйлəде. "Килен ап-ак күлмəге белəн килеп утырды, туганнар җыелды. Кияүнең очкычы, һава торышы бозылу сəбəпле, Германиядəн вакытында очып китə алмады.

Кияү Штутгарт шəһəренең аэропортыннан скайпын кабызып элемтəгə керде дə, без никах укыдык. Алар ризалыкларын белдерде һəм шəһадəт əйтте. Заманча никах шулай укылды", - дип сөйлəде Рамил Юныс.

чыганак - tatar-inform.tatar / Зилә Мөбәрәкшина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading