«ТАТМЕДИА» АҖ 2020 елдан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә. «СалаваTik» группасы да «Татмедиа JUNIOR» нигезендә барлыкка килгән, «Салават күпере» журналы видеопроекты.
«СалаваTik» – кыска гына вакыт аралыгында иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проект. Татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү – проектның төп максаты. Күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, танытуда «СалаваTik» мөһим урынны алып тора . Әлеге эш төрле юнәлештә алып барыла. Видеоязмалар YouTube каналда урнаштырылып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарыла.
«СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Алар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Балаларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул проектта катнашучыларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен балалар «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнә. Ә җырларның аранжировкасын сәнгать остасы, музыкант Руслан Әмиров әзерли.
Проект кысаларында барлыгы 16 җыр яздырылды. Татар халык җырларыннан тыш, балалар арасында популяр булган, җиңел җырлана, тиз истә кала торган җырлар сайланды. Әйтик, татар халык җыры «Чума үрдәк, чума каз»ны YouTube каналда 27 меңнән артык кеше караган.
Комментарийлар