16+

Санитар табиб Онищенко квадробинг турында үз фикерен белдерде

Онищенко: квадробингны психик авыруларга кертергә ярамый.

Онищенко: квадробингны психик авыруларга кертергә ярамый.

Квадробингны психиатрия өлкәсенә кертергә ярамый, шул ук вакытта әлеге юнәлеш үзе алга таба өйрәнүгә мохтаҗ, дип белдерде Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко.

"Бу (квадробинг - ред.) психиатрик авыру дип әйтә алмыйм. Ләкин әгәр дә әни баласын муенчак кидертеп урам буйлап алып бара икән, бу очракта әни белән сөйләшергә кирәк. Мөгаен, нәкъ менә аңарда ниндидер психиатрик тайпылыш бардыр. Үз балаңны шундый дәрәҗәгә төшерү, кимсетү  акылга сыймаслык хәл. Әйдәгез мондый кешеләрне өйрәник",- дигән Онищенко "Россия сегодня" Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә.

Квадробинг яки квадробика – нигездә балалар кызыксына торган, хайваннарның үз-үзләрен тотышына охшарга тырышу. Мәсәлән, социаль челтәрләрдән күренгәнчә, балалар дүртаякланып йорт хайваннары азыгын ашый, мәче яки эт битлекләрен кия һәм дүрт аяклап йөгерә.

Әлеге хәрәкәт Россиядә җәмәгатьчелек арасында да, парламентарийлар һәм сәясәтчеләр арасында да бәхәс уятты.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов РФ балалар омбудсмены адресына Россиядә квадробер балаларның әти-әниләре өчен җинаять җәзасы кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган иде. Россиядә квадроберлар субкультурасын тыю тәкъдиме белән шулай ук элегрәк сенатор Наталия Косихина чыгыш ясаган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading