16+

Солдатны сөйгән яры гына түгел, ә эш урыны да «көтәчәк»

Константиновка бистәсеннән Айдар Сабиров күптән түгел хәрби хезмәттән кайтты. «Өйләнгән кешеләрне туган якларыннан әллә ни ерак җибәрмиләр.

Солдатны сөйгән яры гына түгел, ә эш урыны да «көтәчәк»

Константиновка бистәсеннән Айдар Сабиров күптән түгел хәрби хезмәттән кайтты. «Өйләнгән кешеләрне туган якларыннан әллә ни ерак җибәрмиләр.

Мин дә Мәскәү тирәсендә хезмәт иттем. Хатыным берничә айга бер килеп йөрде. Армия аркасында эш урынымны югалтуым гына кызганыч», – ди Айдар.

Бүген тәҗрибәсез, яңа гына диплом алган яшь белгечләргә эш табуы чынлап та җиңел түгел. Шуңа да күпләрнең, уңышлы эш урынын калдырып, армиягә китәсләре килми. Хәрби хезмәттән соң тагын эш эзләргә кирәк. Бу проблемага тиздән нокта куелыр кебек.

Быелның җәй башында «Хәрби хезмәт турында»гы законга, Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Аның нигезендә хәрби хезмәткә һәм альтернатив граждан хезмәтенә алынган егетләрнең армиядә чакта, хәрби хезмәттән кайткач та өч ай дәвамында эш урыннары саклана. Дөрес, бу яңалык контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә кагылмый.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Президент Рөстәм Миңнеханов та Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган егетләрнең эш урыннарын саклау мәсьәләсен карарга йөкләмә биргән. Моның белән шөгыльләнүче эшче төркем дә оештырылган. Анда Хәрби комиссариат белгечләре, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кергән. Төркемне премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли. Армиядә хезмәт иткән һәр солдат үзенең эш урынына кире әйләнеп кайта алсын өчен тиешле чаралар күреләчәк.

Узган атнада эшче төркемнең беренче утырышы узган. Монда хәрби бурычын үтәүче егетләрнең эш мәсьәләсенә кагылышлы мәнфәгатьләрен кайгырту буенча фикер алышканнар. Казан Кремле вәкиле хәбәр иткәнчә, армиядән соң үзләренең эш урынын алыштырырга теләгән солдатлар өчен яңадан әзерлек курслары узу да мөмкин булачак. Бу мәсьәләне мәшгульлек үзәкләре белән берлектә хәл итәргә җыеналар. Армиядән соң эшкә урнашканда кыенлыклар булса, «Халык контроле» порталына хәбәр итү мөмкинлеген булдырырга кирәк дигән тәкъдим дә яңгыраган.

Хәзер хәрби комиссариатлар армиягә киткәнче эшләгән егетләрне, аларның эш урыннарын барлый. Әлегә төгәл саннар юк. Татарстан Хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, быел апрель-июль айларында республикадан барлыгы 3200 егет хәрби хезмәткә алынган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading