16+

Өстенә шкаф төшеп бавыры өзелгән баланың әти-әнисе прокуратурага гариза язган

Сургут шәһәрендә бер шәхси мәктәптә күңелсез хәл була. 7 яшьлек малай шкафтан әйбер алганда, авыр җиһаз бала өстенә ава.

Өстенә шкаф төшеп бавыры өзелгән баланың әти-әнисе прокуратурага гариза язган

Сургут шәһәрендә бер шәхси мәктәптә күңелсез хәл була. 7 яшьлек малай шкафтан әйбер алганда, авыр җиһаз бала өстенә ава.

Әмма укытучылар бу вакыйгага әллә ни игътибар бирми, ашыгыч ярдәм хезмәтен дә чакыртмый, малайны хастаханәгә дә илтми. Баланың әнисе бу хакта белгәч, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар малайның кул чугы сынган, бавыры өзелгән булуын ачыклыйлар. Хәзер бала реанимациядә ята, мөстәкыйль ашый да алмый, ди. Баланың әти-әнисе прокуратурага гариза язган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү эше башланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading