16+

Такса нәселле этләр кешеләрне күбрәк тешли

Статистика буенча, кешеләргә иң күп ташлана торган этләр – такса нәселлеләр. Россия кинологлар ассоциациясе башлыгы Электрон Дементьев РИА «Новости»га шулай дип белдергән.

Мондый статистиканы дәүләт ветеринария хезмәте алып бара икән. Этләрнең кешеләргә ташлануын булдырмас өчен, эт хуҗаларын өйрәтә торган мәктәпләр булдырырга кирәк, дигән белгеч.

Сүз уңаеннан: шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы борындыксыз һәм муенчаклы баусыз йөртергә ярамаган 69 төрле этнең исемлеген булдырды. Исемлектә немец овчаркасы, шарпей, доберман, америка бульдогы, ротвейлер, ризеншнауцер һәм башкалар бар.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading