16+

Танылган көрәшче мөселман йоласы буенча өйләнгән

Быел җәй көне ул Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итү вакытында ислам динен кабул итте.

Быел җәй көне ул Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итү вакытында ислам динен кабул итте.

Катнаш көрәш сәнгате көрәшчесе Джефф Монсон мөселман йоласы буенча өйләнгән. Бу хакта спортчының хатыны Екатерина хәбәр иткән. "Без шәхси тормышыбызны халыкка күрсәтмибез, шуңа никах йоласы тыйнак кына узды. Ә күпсанлы кунаклар катнашындагы тантаналы туйны 2025 елда, яз көне уздырырга планлаштырабыз" дигән ул. Аның сүзләренчә, алар бер бала алып кайтырга тели. Исегезгә булса, Монсон 2024 елның җәендә Европа мөселман форумы тарафыннан Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган  тантаналы кабул итү вакытында ислам динен кабул итте.  
2013 елда ул Россиягә күченеп килде, биш елдан Россия гражданлыгын алды. Хәзер Уфада яши.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading