16+

Татарстанда 14 яшьлек малай суга батып үлгән

Суга баткан яшүсмернең үле гәүдәсен Яшел Үзән күле төбеннән күтәргәннәр.

Суга баткан яшүсмернең үле гәүдәсен Яшел Үзән күле төбеннән күтәргәннәр.

14 яшьлек малай күлнең уртасына кадәр йөзеп барырга була, кызганыч, суүсемнәрдә буталып кала һәм су астына китә.
Баткан яшүсмернең гәүдәсен Яшел Үзән күле төбеннән күтәргәннәр, бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ачыкланганча, яшьтәшләре белән шәһәр күле яры буйлап йөргәндә ике малай суда коенырга булалар, шуларның берсе бермәлне күл уртасындагы мәйданга кадәр йөзеп килергә уйлый. Ләкин фонтаннан ике метр чамасы ераклыкта яшүсмер аякларының суүсемнәргә буталуы турында әйтеп кычкыра башлый, шуннан соң ул күздән югалган. Икенче яшүсмер мөстәкыйль рәвештә судан чыккан.
"Батучы малайга ярдәмгә шаһитлар йөгергән, шул ук вакытта коткаручыларны да чакырып шалтыратканнар. Берничә сәгатьтән соң баланың үле гәүдәсен судан чыгардылар", - дип хәбәр иттеләр безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Әлеге күл су коену өчен җиһазландырылмаган. 
Яшүсмернең үлем факты буенча тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading