16+

Татарстанда 24 мең баланы мәктәпләргә кертмәгәннәр

Уку елы башланганнан бирле ОРВИ симптомнары аркасында Татарстанның 24 мең баланы укудан читләштергәннәр.

Уку елы башланганнан бирле ОРВИ симптомнары аркасында Татарстанның 24 мең баланы укудан читләштергәннәр.

1 сентябрьдән башлап, иртәнге фильтр вакытында Татарстанда 24 мең укучы бала салкын тию симптомнары һәм температура аркасында укудан читләштергәннәр. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Мәгариф оешмаларында иртәнге фильтрлар дәвам итә, 503 бала соңгы тәүлек эчендә генә өйләренә кайтарып җибәрделәр", - дип билгеләде санитар табиб.
Уку елы башыннан бирле дәресләргә 24 435 баланы кертмәгәннәр.
Любовь Авдонина мәктәпләрдә температура һәм салкын тию симптомнары булган балаларны белем йортларына үткәрмәскә кирәклеген ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading