16+

Татарстанда 32 градус эсселек һәм бозлы яңгыр көтелә

Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, кайбер районнарда яшен, урыны белән бозлы яңгыр булуы ихтимал. Татарстанда көндез һава температурасы плюс 27-32 градус булачак.

ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 16-17-нчы июнь көннәрендә Татарстанда урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс). Фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading