16+

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, оператив штаб эшли башлады

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узган ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында, республикада һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эше турында карар кабул ителде.

Ихтыяҗ туса, муниципаль районнар "Буран" планын кертә һәм авыр техника куллана ала.

"Вазгыять начарланган очракта, транспорт хәрәкәтен чикләү яки туктату турында чаралар кабул итәргә туры киләчәк. Әлегә андый карарлар кабул ителми, вазгыять контрольда. Иң яхшысы алдан хәстәрен күрү, автомобильләрне эре торак пунктлар янында туктату зарур. Оренбург өлкәсендәге хәл килеп чыкмасын өчен барысын да эшләү мөһим", - дип белдерде Алексей Песошин киңәшмәдә.

Комиссия рәисе федераль һәм республика юлларындагы барлык җылыну, туклану, кафе һәм ресторан стационар пунктларны (барлыгы 53 пункт) контрольга алырга чакырды. Шулай ук, ихтыяҗ туган очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 мобиль җылыну пункты эшләячәк. Моннан тыш, А.Песошин кече техниканы әзер тотарга чакырды, кайбер очракларда тирән карда йөри торган автомобиль кирәкле урынга бару өчен бердәнбер ысул булырга мөмкин.

Республика автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә 38 участокта автомобиль бөкеләре булырга мөмкин. Бу участокларда постлар оештырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading