16+

Татарстанда бер ир кунагын сүгенгән өчен үтергән

1 февраль көнне Әгерҗе районында табын янында кәеф-сафа корып утырганда ике ир-ат арасында низаг килеп чыккан. Кунак кеше сүгенү сүзләре әйтеп мыскыллаган, ә хуҗа моңа түзеп тормаган - пычак алган да берничә тапкыр кадаган.

49 яшьлек ират шунда ук үлгән, ул элек хөкемгә тартылган кеше булган.

50 яшьлек хуҗаны җинаять урынында кулга алганнар. Гаепләнүче элегрәк берничә тапкыр сәрхүш килеш җәмәгать урыннарында тәртип бозып, административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул тулысынча үз гаебен таныган. Җинаятьче беркайда да эшләмәгән.

Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды,  дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading