16+

Татарстанда ирен үтергән хатынны аклаганнар

Чистай район суды ирен үтергән хатынны аклаган.

Чистай район суды ирен үтергән хатынны аклаган.

2018 елның мартында гаиләдә чыккан низаг вакытында сәрүхш ир 69 яшьлек хатынына кимсетеп нахак сүзләр әйтеп, хыянәттә гаепли, берничә тапкыр башына каты әйбер белән тондырган. Хатыны идәнгә егылганнан соң, ул аның аягына менеп утырып, эченә без сыман очлы әйбер белән җиде тапкыр суккан. Хатын кулыннан ычкынгач ире аны буа башлаган. Аңын җуя язган мәлдә хатын кухня өстәленннән капшап пычак алып, иренә берничә тапкыр кадарга мәҗбүр булган.

Әлеге көтелмәгән һөҗүмнән соң ир икенче бүлмәгә чыгып идәнгә ауган, ә хатынын әшәке сүзләр беләп атавын дәвам иткән. Иренең ни хәлдә икәнлеген белергә теләп аның янына килгән хатын, ире аягын тотып алырга омтылганнан соң, саклану максатыннан, тагын пычак белән кадаган. Көтелмәгәндә җинаять кылырга мәҗбүр булган хатын ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Экспертиза, шаһитләр күрсәтмәләреннән соң, суд хатынны гаепсез дип таныган. Пенсионер хатын үзен яклау максатында кылган эше өчен җавап тотмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading