16+

Татарстанда тугыз кеше хлор белән агуланган

Алар барысы да бер бассейнга йөргән.

Алар барысы да бер бассейнга йөргән.

Татарстанда тугыз кеше, шул исәптән өч бала хлор белән агуланган. Алар барысы да бер бассейнга йөргәннәр, дип хәбәр иттеләр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.
Өч кеше хәзерге вакытта Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә, тагын өч кеше - республика балалар клиник хастаханәсендә тикшерү үтә. Өч кеше табиблар ярдәменнән баш тарткан. Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта.

Казан прокуратурасы Күлсәет авылындагы шәхси бассейнда берничә кешенең хлор белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 1 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү) җинаять эше кузгаткан. 
Беренчел мәгълүматлар буенча, барлык зыян күрүчеләр дә шәхси бассейнга йөргәннәр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading