16+

Татарстандагы бер районда ат хуҗасын таптаган

46 яшьлек ир реанимациядә.

46 яшьлек ир реанимациядә.

Лаеш районында 46 яшьлек фермерны ат таптаган. Ат хуҗасыннан курыккан һәм аны тыңламый башлаган. Иярдән егып төшереп, аннары үзе дә фермер өстенә ишелеп төшкән. Ир-атның эчке эчәклеге өзелгән.

Аны шунда ук республика клиник хастаханәсенә озатканнар, табиблар опреация ясаган, дип хәбәр итә «Татар-информ». Фермер реанимация бүлегендә авыр хәлдә ята. Табиблар аның хәлен күзәтеп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading