16+

Татарстанга төньяктан көчле антициклон килә

05 октября 2021, 10:34
2754
0
0
Уку өчен 2 минут

Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышын төньяктан килгән көчле антициклон билгели.

Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышын төньяктан килгән көчле антициклон билгели.

Бүген көндез кояш булу сәбәпле, һава температурасы + 11 градуска кадәр күтәрелә. Явым-төшем көтелми.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклонның үзәк өлеше йогынтысында республикада коры һава торышы була. Төнлә һава температурасы +1..-4 градус, ә көндез +8..+14 градус тәшкил итә.

Синоптикларның якынча фаразлары буенча, республикада явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +2..+3 градус, ә көндез һава температурасы +9..+14 градус булуы көтелә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading