16+

Тиздән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак

Татарстанда фермерларның 70-80 процентының даими сатып алучылары бар. 

Татарстанда фермерларның 70-80 процентының даими сатып алучылары бар. 

Сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Казанда һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә ярминкәләр эшен якынча 19 сентябрьдән башлап җибәрү планлаштырыла.

«Алар шимбә көннәрендә узачак. Ярминкәләр эшли башлаган вакытта, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Казанда сатуга чыгару кыен иде. Шәһәр халкы өчен дә ул гадәткә кермәгән хәл иде. Фермернең товар белән килеп, сата алмыйча китүе — аяныч», — диде Марат Җәббаров.

Министр фикеренчә, хәзер фермерлар бернинди каршылыксыз Казанга килеп, үз товарларын сата ала. «Бар продукт та көнкүреш өчен кирәк, барысы да саф һәм табигый», — дип билгеләп үтте ул. 

https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading