16+

Тукай клубында Камил Сәгадәтнең иҗат кичәсе була

Иртәгә, 28 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, күп җырлар авторы Камил Сәгадәтнең 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшик әле сөенеп” дип аталган иҗат кичәсе узачак.

Тукай клубында Камил Сәгадәтнең иҗат кичәсе була

Иртәгә, 28 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, күп җырлар авторы Камил Сәгадәтнең 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшик әле сөенеп” дип аталган иҗат кичәсе узачак.

Спас районы Иске Рәҗәп авылына багышланган “Болгар-Рәҗәп” дигән өр-яңа клип белән башланып китәчәк. Авыл уртасындагы “Ташбилге” изгеләр зиярәтендәге ташларда сакланып калган язулардан күренгәнчә, Бөек Болгар дәүләтен дошман яуларыннан саклап калуда шәһит киткәннәрнең хәтерен саклаучы “Болгар-Рәҗәп”леләр турындагы әлеге җырның көен танылган композитор Сафиян ага Ибраһимов, сүзләрен Камил Сәгадәт иҗат иткән. Җырны “Зиләйлүк” балалар ансамбле башкара.

Кичәдә юбилярның күп санлы якташлары катнаша. Алар арасында якташыбыз, каһарман язучы Абдулла Алишның якын туганы, Иске Рәҗәп авыл җирлеге хезмәткәре Флера ханым Алишева, ярты гасырдан артык шушы авылда хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, район һәм республика күләмендәге күренекле шәхесләр катнаша.

Авторның күп җырлары халык арасында популярлык казанды. Шундыйлардан  – “Зөләйлә” төркеме башкаруындагы “Җан ярам”, Салават Фәтхетдиновның “Дисеңдер”, Лилия Хәмитованың (“Аңла шуны”), Рәсим Низамов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илсия Бәдретдинова, Газинур Фарукшин, Нурзадә, ИлСаф һәм халкыбызның башка яраткан җырчылары бар. Аларның кайберләре кичәдә дә катнашырга җыена.

Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин утыз елдан артык “Ватаным Татарстан” газетасында хезмәт куя. Бу елларда һәр санда диярлек газета битләрендә аның мәкаләләре басылып бару өстенә, төрле жанрларда дистәгә якын китап бастырып чыгара.

Егерме ел дәвамында Спас районы якташлар җәмгыяте рәисе, муниципаль район депутаты булып сайлана. “Ватаным Татарстан” газетасы һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты нигезендә яңарак кына нәшер ителгән “Суд залыннан” китабы – шуның бер мисалы буларак кичә барышында укучыларга тәкъдим ителәчәк.

Берничә ел элек юбиляр булачак журналистлар арасында иң сәләтлеләрен ачыклау максатында үз премиясен булдыра. Казан Федераль университетында белем алучы булачак журналистлар арасында ел дәвамында барган иҗади бәйгедә җиңгән өч студентка кичә барышында Камил Сәгъдәтшин исемендәге премияләр тапшырыла.

Кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading