16+

Ватс апптагы ызгышу атыш белән тәмамланган

Мәскәү астындагы Истра шәһәрендә йорт чатында күршеләр арасында низаг килеп чыга, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Мәскәү астындагы Истра шәһәрендә йорт чатында күршеләр арасында низаг килеп чыга, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Телеканал мәгълүматы буенча, салмыш хәлдә булган күршеләр ватс апп чатында ачуланышканнар, шуннан соң 57 яшьлек ир-ат һәм аның 37 яшьлек улы түбән катта яшәүче күршеләренә кереп, ачыктан-ачык сөйләшергә булалар.

Тегесе боларга каршы травматик коралдан ут ачкан, нәтиҗәдә, 57 яшьлек гаилә башлыгының иңбашы яраланган, ә икенче пуля аның улының күкрәгенә тигән. Соңыннан икесен дә медучреждениегә озатканнар.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, гаепләнүче күршеләрен күргәч үк ут ачкан, дип бара аталы-уллы зыян күрүчеләр. Шул ук вакытта бәхәстә катнашучы төп гаепләнүче раславынча, аек булмаган әтиле-уллы ике ир-ат баштан аны кыйнарга ташланганнар, шуннан соң гына ул үзен яклап, күршеләренә карата ут ачарга мәҗбүр булган.
Октябрь ахырында, ата-аналарның ватс-апп чатында чыккан бәхәстән соң, Волгоградта ир-атны кыйнап үтерүләре турындагы хәл зур резонанс тудырган иде.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading