16+

"Татар җыры 2022": “Ел саен катнашсаң, тәме бетә...”

Татар эстрадасы йолдызларын берләштерүче “Татар җыры” халыкара фестивале быел да “Казан Экспо”да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Тамашачыны 3 сәгатьтән арткан концерт белән шатландырдылар. Быел фестиваль башта Мәскәү, Уфада узды. Казанга да чират җитте.

"Татар җыры 2022": “Ел саен катнашсаң, тәме бетә...”

Татар эстрадасы йолдызларын берләштерүче “Татар җыры” халыкара фестивале быел да “Казан Экспо”да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Тамашачыны 3 сәгатьтән арткан концерт белән шатландырдылар. Быел фестиваль башта Мәскәү, Уфада узды. Казанга да чират җитте.

– Телебез, тарихыбыз булсын, сәнгатебезне саклап калыйк, дигән уйлардан чыгып, бу фестивальне башлап җибәргән идек. Быел “Татар җыры” 23 тапкыр үткәрелә. Мәскәүдә 6 мең татарны бер залга җыюга ирештек. Казандагы тамашаны туры эфирдан күзәтеп тә булды. “Барс-медиа” сезнең өчен, – диде “Барс-медиа” директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.

– Мин “Татар җыры”нда 7 тапкыр катнашам. Ул һәр артист өчен ел нәтиҗәсе. Беренче тапкыр фестивальдә 2011 елда чыгыш ясадым. Сәхнәгә тимераякта бастырдылар, аны әле дә хәтерлим.  Яшәсен “Татар җыры”, мин бу залда булуыма, җырларым яңгыравына бик шатмын, – ди Ильмира Нәгыймова.

Фирдүс Тямаев та табылды. Аның чыгышын тамашачы зарыгып көткән, ахры. Хәтта халык җылыткан урыннарыннан сикереп торып, биергә тотынды.
– “Татар җыры” – бөтен татар халкын, эстрадасын җыя торган проект. Илһам абый Шакиров исемендәге залда зур бәйрәм үтте. “Татар җыры”нда 4 ел катнашмадым, әз генә ял итәргә булдым. Ел саен катнашсаң, тәме бетә кебек. Сагынып килдем, үземне беренче тапкыр “Алтын Барс” алган төсле хис итәм, – дип уртаклашты Фирдүс әфәнде.

“Татар җыры” сәхнәсендә танылган артистлар белән бергә,  сәхнәне яңа гына бизүче йөзләр дә булды. Җәмилә Асадуллина 12 яшьтә генә булса да, татар эстрадасының төп халыкара фестивалендә чыгыш ясау бәхетенә иреште. “Яңа йолдыз” проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова да тамашачыга җырын бүләк итте. Сүз уңаеннан, бу проектка кадәр ул биология фәне укытучысы иде. Ә хәзер исә, ике ут арасында. 
– Бик дулкынланам, үземдә җаваплылык тоям. Телевизор каршында чыгышымны әнием дә карады, аңа да сәлам юллыйсым килә. Фестивальдә катнашучы һәр артистның җырларын тыңлыйм. Алар белән бер сәхнәне бүлүемә ышанып бетә алмыйм. Эстрада яки мәктәп кайсын сайлыйсың, дигән сорау – авыр. Әлегә мәктәп чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Укытучы булып эшемне дәвам итәм. Ике юнәлешне дә алып бара алырмын дип ышанам. Алга таба карарбыз, – диде Фәридә Ибраһимова.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Ләйлә Фазлыева һәм Равил Әхмәтшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты киңәшчесе Динар Хәмитов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, чакырылган кунаклар булды. 

“Алтын Барс” премиясе лауреатлары:
Зөлфәт Хәким
Салават Фәтхетдинов
Азат Фазлыев
Зөфәр Хәйретдинов
Иркә
Фирдүс Тямаев
Әнвәр Нургалиев
Айдар Галимов
Филүс Каһиров
Ришат Төхвәтуллин
Җәмилә Асадуллина һәм Илгиз Шәйхрәзиев
Резедә Әхмәтвәлиева
Данир Сабиров
Сәидә Мөхәммәтҗанова
Рифат Зарипов
Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин
Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу
Фәридә Ибраһимова
Илнат Фәрхуллин
Эльмира Кәлимуллина
Лия Шәмсина һәм Артур Маузер
Аида
Артур Минһаҗев

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading