16+

Тукай әсәрләре гарәпләргә тарала

«Мин бу илне бөек тарихы, Г. Тукайның яшь килеш шундый бай мирас калдырганы өчен яратам». Кувейттан килгән журналист Әшрәф Абдул Язид «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында тамашачы белән очрашканда әнә шулай дип белдерде.

Тукай  әсәрләре гарәпләргә тарала

«Мин бу илне бөек тарихы, Г. Тукайның яшь килеш шундый бай мирас калдырганы өчен яратам». Кувейттан килгән журналист Әшрәф Абдул Язид «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында тамашачы белән очрашканда әнә шулай дип белдерде.

Моңа кадәр ул «Шүрәле»не гарәпчәгә тәрҗемә иткән булса, әле күптән түгел «Кәҗә белән Сарык» әкиятен аерым китап итеп чыгарган. Г. Тукай әсәрләренең тәрҗемәсен 127 мең тиражлы журналда бастырган. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, Г. Тукай әсәрләренең гарәп илләрендә таралуы бик кыйммәт. Ул татарны да таныта. Журналист үзенең Г.Тукайга багышлап язган шигырен дә укыды. Үзенә халык язучысы Рабит Батулла тәрҗемә иткән Коръәнне бүләк иткәннән соң: «Бу бүләк Татарстанда алганнарымның иң кадерлесе булыр. Язучыларның Коръәнне тәрҗемә итүе аларның гарәп теленә мәхәббәтләрен күрсәтә. Мин узган ел бу театр белән танышу бәхетенә ирештем. 2007 елда «Аль-араби» журналында беренче тапкыр татарлар турында мәгълүмат бастырып чыгарган идем. «Нәүрүз» фестивальләре, Болгарга барып анда күргәннәрем хакында, мөселман киносы турында шактый мәгълүмат язылды», - диде ул.
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында кую өчен «Кәҗә белән Сарык» әкиятенә сценарий язган Гәрәй Рәхим дә журналистка изге теләкләрен ирештерде.
Театр директоры Роза Җаббарова әлеге спектакльне тиздән Бакуга фестивальгә алып барачакларын җиткерде. «Әгәр кунакларга, язучыларга спектакльләр күрсәтергә, шундый очрашулар үткәрергә телисез икән, без һәрвакыт әзер», - дип белдерде ул.
Соңыннан күрсәтелгән «Кәҗә белән Сарык» спектаклен өлкән тамашачы да яратып карады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading