Шәһри Казан

12 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 12 сентябрь 2013 - 09:43
    Гомерлеккә ирексезләр
    2013 елның 1 мартына Россиядә ирекләреннән гомерлеккә мәхрүм ителгәннәрнең саны 1825 кеше булган. Соңгы вакытта аларның рәтләрен «Чаллы ерткычы», «Белгород укчысы» һәм «Рус Брейвигы» дигән кушаматлы затлар тулыландырды. Әлеге җинаятьчеләрнең кылган гамәлләре чиксез кансыз һәм кешелексез булуга карамастан, кеше хокукларын яклаучылар һәм җәмгыятебезнең бер өлеше һаман да аларга карата рәхимлерәк...
    586
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:39
    Миллиардларны кая куйганнар?
    РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе агымдагы елның беренче яртысында яшь балалы гаиләләргә тәгаенләнгән пособиеләр түләү өчен әнә шуның кадәр акча сарыф итте. Узган ел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булса, быел бәби тапкан хатын-кызларга 13087 сум түләнә башлады. Социаль иминият фонды бала тугач...
    814
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:37
    Навигатор хәләл ноктага илтә
    «Хозур» нәшрият йортының яңа уникаль проекты - Android һәм iOS өчен Россиянең барлык хәләл урыннарын күрсәтүче HalalGid.ru дип аталган актуаль навигатор эшли башлады.
    486
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:35
    Путинга әләк яздылар
    Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шуваловка 2 сентябрь көнне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «ТР каршындагы казанышлары өчен» орденын, ә башкалабыз мэры Илсур Метшин «Казанның мактаулы гражданины» исемен биргән иде. Бүләкләрдән артык тәэсирләнепме, Шувалов: «Татарстанда яшәүче һәр кеше, милләте нинди булуга карамастан, татарча сөйләшергә тиеш!» - дип белдерде. Аның әлеге сүзләре Татарстанның...
    786
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:31
    «Россия 10»га тавыш бирү шарты үзгәргән
    Финалда катнашкан объектлар өчен тавыш бирү 1 сентябрьдән башланырга тиеш булса да, ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, 10 сентябрьгә кичектерелгән иде. Һәм шул көнне сәгать 12.00дән үзенә ошаган объект өчен халык янәдән тавыш бирә башлады.
    589
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:29
    Дуңгызларны нишләтәбез?
    Дуңгызны безнең татар яратмый, әлбәттә, кемнәрдер асрый да, ашый да, шулай да, гомумән алганда, Африка чумасына бәйле рәвештә дуңгыз асрауларны шәхси хуҗалыкларда чикләү мәсьәләсен күпләребез бик тыныч кабул иткәндер дип уйлыйм. Татар авылларында да дуңгыз ят хайван түгел анысы. Бер чорда мөселманга хәрам булган бу мал белән мавыгучылар шактый иде,...
    603
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:25
    Океан артыннан «егетләр» кайта
    «Егет»ләрнең дә бит әле ниндиләре: иң яхшылары, нәселлеләре! Октябрь айларында алар инде Татарстанга килеп тә җитәр, мөгаен. Океанны йөзеп чыкканчы, әле шактый вакыт кирәк. Нинди «егет»ләр икән бу дип аптырамагыз, бүгенге көндә дөньядагы иң көчле токым дип саналган голштейн үгезләре турында әйтүем.
    632
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:22
    Исинбаева «төсле» җәнҗал үзәгендә
    Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчысы Елена Исинбаевага каршы санкцияләр кабул итмәкче. Бу хакта Комитет президенты Жак Рогге белдергән.
    574
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:20
    Локомотив. 2011. Кара сентябрь
    Җиденче сентябрь - хоккей дөньясында кайгы көне. Моннан ике ел элек Ярославльнең «Локомотив» командасы авиаһәлакәткә очрап, тулысынча һәлак булган иде. Утыз җиде талантлы уенчы, тренерлар, клуб хезмәткәрләре... Туры һәм күчерелмә мәгънәдә зур очышка юл алганда фаҗигале үлем...
    469
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:17
    КХЛ. Яңа сезон
    Дистә ел дәвамында «Ак Барс»ның җиңүләренә шулхәтле ияләшеп беттек, безгә елдан-ел яңа үрләр, иң югары баскычлар гына кирәк. Кан исен сизгән ерткыч кебек, җанатарлар яраткан командадан гел беренчелекне таләп итә. Күбебез сезон тәмамлану белән көзгә хәтле хоккейны онытып тора, әмма болары чын җанатарлар түгел инде, алар интернет-форумнарда бәхәсләшә, сезонара уеннарны...
    785
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:15
    Билалетдинов Казанга күчә?..
    Бу фамилияне ишетүгә күбебез «Ак Барс»ны һәм аның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны уйлап куябыз. Әмма сүз биредә футбол һәм Динияр Билалетдинов турында. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, тиздән «Рубин» составында бу милләттәшебезне күрер көннәребез дә булыр бәлки.
    538
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:13
    «Бу төс килешми»
    Һәр хатын-кызның матур буласы килә. Моның өчен алар нинди генә адымга бармый. Диетада утырып ябыга, чәченә матур прическа ясый. Чәч дигәннән, күпләрдә аның төсен үзгәртеп карау теләге дә юк түгел. Ярый, чәч буялды да ди, тик ул рәсемдә күрсәтелгән төстән берничә тонга караңгырак килеп чыкса яки ул төс сезгә бөтенләй...
    534
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:11
    Ярату гына җитми шул
    Гөлләрне һәркем ярата, тик өеңне ямьләп торсыннар дисәң, аларны тәрбияли белергә кирәк. Бенджамин фикусы яктылык ярата, әмма турыдан-туры төшкән кояш нурларыннан курка. Җәй көне аны җылылык 25 градустан да артмаган җирдә тотарга кирәк, үтәли җилдән дә саклагыз. Кышын исә ул 17 градус җылылык таләп итә. Аны дымландырып тору турында да...
    684
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:08
    «Мин синең белән дус түгел»
    Ярый әле өйдә суыткыч бар. Итен, күкәен, сырын, сөтен, яшелчәсен, гомумән, бик күп азык-төлекне суыткычта саклыйбыз. Тик кайвакыт суыткычтан күңелгә ярамаган ис тә килеп киткәли. Бу нәрсәдән? Моның бер сәбәбе продуктларны дөрес урнаштырмауда икән. Суыткычның төрле өлешендә температура төрлечә. Әйтик, аның ишеге иң җылы урын. Ә күбебез шунда тиз бозыла...
    778
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 09:06
    Өй артыбыз гөлбакча...
    Җәйге җылы көннәр артта калып барса да, бакчачыларның эше әле муеннан. Уңышны җыеп алудан кала, көннәр суыта башлаганчы, бакчаны тәртипкә китерәсе, суганчалы үсемлекләрне, карлыган, крыжовник куакларын сирәкләп, аларның чыбыкчаларын утыртып чыгасы бар.
    555
    0
    0
Реклама