16+

Мәктәп-бум: быел 1 сыйныфка укырга керүчеләр саны 57 меңнән арткан

Казан һәм республикалардагы эре шәһәрләрдә, шәһәр яны бистәләрендә беренче сыйныфларга укырга керүчеләр  саны артуы сөендерә. “Заманча мәктәп”ләргә укырга керүчеләр арасында бер сыйныфка 14-15 параллель төркемнәр оештырыла. Шуңа да, шәһәр тирәсендәге зур бистәләрдә зур мәктәпләр әле салыначак.

Мәктәп-бум: быел 1 сыйныфка укырга керүчеләр саны 57 меңнән арткан

Казан һәм республикалардагы эре шәһәрләрдә, шәһәр яны бистәләрендә беренче сыйныфларга укырга керүчеләр  саны артуы сөендерә. “Заманча мәктәп”ләргә укырга керүчеләр арасында бер сыйныфка 14-15 параллель төркемнәр оештырыла. Шуңа да, шәһәр тирәсендәге зур бистәләрдә зур мәктәпләр әле салыначак.

Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында “Демография” һәм “Мәгариф” илкүләм проектлар кысаларында ел дәвамында башкарылган эшләргә багышланган брифинг үтте. 

“Мәгариф” илкүләм проектлар кысаларында узган ел 8 төрле федераль  проектлар гамәлгә куелган. Алар арасында “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Цифрлы мәгариф тирәлеге”, “Яшь профессионаллар” кебек уңышлы эшләп килүче юнәлешләр бар.  Әлеге эшчәнлекләргә 7,6 млрд сум акча тотылган. Шуның 7,0 млрд сумы Россия Федерациясе аша алынса, 637 млн сум акча республика казнасыннан. Киләсе елда  республика шулай ук 11 төрле проектта катнашачак. Аларга 2,7 млрд сум акча каралган. Мәскәүдән 1,2 млрд сум бүленсә, Татарстан казнасыннан 1,5 млрд сум тотылачак. Мәсәлән, “Заманча мәктәп”  проектында соңгы вакытта ачылган ике залы, ике бассейны, ике спорт залы булган 1224 урынга исәпләнгән белем йортлары бер-бер артлы ачыла башлады. Шуларның берсе узган ел ачылган 186 номерлы лицей булса, быел берьюлы ике уку бинасы Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында ачылды.

Соңгы ике елда 139 авыл мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип аталган цифрлы һәм гуманитар юнәлешләрне берләштергән мәгариф үзәкләре ачылды. “Информатика” , “Технология” һәм башка  предметлар буенча җиһазлар кайтартылды. Агымдагы елда 42 оешма үзенең матди-техник базасын ныгытачак. Соңгы ике елда хезмәт мастерскойлары, педагог-психолог, дефектолог-логопед кебек махсус белем бирүче укытучыларының эш урыннары заманча җиһазлар белән баетылды. Болар барысы да укыту барышында нәтиҗәлелекне арттыру өчен эшләнде. 

Мәгариф өлкәсендә мондый үзгәрешләр юктан түгел. Замана баласы заманча мөмкинлекләрне файдаланып укырга һәм өйрәнергә тиеш. Бигрәк тә тормыш бүген шуны таләп итә. Шөкер, бүген бу мәктәпләрдә укырлык, мондый мөмкинлекләрдән файдаланырлык балалар үсеп килә. Бер генә мәктәп тә буш түгел.  Министр Рафис Борһанов әйткәнчә, һәрбер укырга керергә теләүчегә урын табылачак. Казан һәм республикалардагы эре шәһәрләрдә, шәһәр яны бистәләрендә беренче сыйныфларга укырга керүчеләр  саны артуы сөендерә. “Заманча мәктәп”ләргә укырга керүчеләр арасында бер сыйныфка 14-15 параллель төркемнәр оештырыла. Шуңа да, шәһәр тирәсендәге зур бистәләрдә зур мәктәпләр әле салыначак. “Киләчәктә “Вознесенье” бистәсендә дә яхшы мәктәп булыр. Белем йортлары төзегәндә алдан барысын планлаштырып эшләү кирәк. Бүген бала саны артты, иртәгә кимергә мөмкин. Мәскәү санавы буенча, алдагы елларда балалар саны буенча дефицит булмаячак. Быел 37 мең бала 9 сыйныфны тәмамласа, 1гә килүчеләр саны 57 меңнән артты”, – диде министр.

Гомумән, мәктәпләр киләчәктә дә быелгы кебек мондый “балалар бумы”на әзер булырга тиеш. Ә мәктәп шул ук вакытта белем йорты гына түгел, балалар өчен үзәк тә булырга тиеш. Район җирлекләрендә төзелгән яки үзгәртеп салынган күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеге шуңа кайтып кала. Быел ачылган “Царево” бистәсендәге мәктәп шундыйлардан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading