16+

«Нибары бер ел үтте, ә минем җилкәләрем артында шулкадәр уңыш»

Башлангыч сыйныфтан ук ул үзен укытучы итеп күз алдына китереп, кызыл каләм белән хаталарны төзәтү турында хыяллана.

«Нибары бер ел үтте, ә минем җилкәләрем артында шулкадәр уңыш»

Башлангыч сыйныфтан ук ул үзен укытучы итеп күз алдына китереп, кызыл каләм белән хаталарны төзәтү турында хыяллана.

Теләге чынга ашкан: хәзер аңа көн саен 150 укучының дәфтәрен тикшерергә туры килә. Узган елда Альбина Мәрданшина үзе белем алган мәктәпкә математика укытучысы булып урнашкан. Мөгаллим булып нибары икенче елын гына эшләсә дә, ул шактый югары үрләргә ирешергә өлгергән.

Альбина тумышы белән Алабугадан. 5 яшеннән бию белән шөгыльләнә, 10 яшендә воллейбол уйный башлый. Бу мавыгулары аның бүгенге көнгә кадәр сакланган. Шулай ук ул заказга имбирьле прәннекләр пешерә. Матур әдәбият укырга ярата. Мәктәпне дә уңган-булган кыз алтын медальгә тәмамлаган. Туганнары һәм якыннары, хәтта укытучылар да аның укытучы булу теләген башта җитди кабул итми, аны башка юлдан китәргә үгетләп карый. “Алабугада нәрсә оныттың инде син? Яхшырак һөнәр сайлый алмадыңмы?” диючеләр дә шактый була. Әмма ул бу сүзләргә игътибар итмичә, туган шәһәрендә калырга һәм йөрәге кушканча эш итәргә карар кыла.

- Алабугамны мин бөтен өстенлекләре һәм кимчелекләре белән яратам. Бердәм дәүләт имиханында яхшы гына баллар туплап, мин бердәнбер уку йортына – КФУның Алабуга институтына документларымны илтеп тапшырдым, - дип сөйләде Альбина.

Институтта да кыз иң активларның берсе була. Биредә яши диярлек. Математика һәм табигый фәннәр бүлегендә укып, ике профильле (математика һәм физика) педагогик белем ала.  «Шаг вперед» бию коллективы җитәкчесе вазыйфасын үти, волейбол буенча җыелма команда составына алына. 2-3 курста бүлекнең культоргы итеп билгеләнә. 4 һәм 5 курсларда тәрбия эше буенча декан урынбасары булып хезмәт куя. Узган җәйдә уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. Кыз алдында бик күп ишекләр ачык була, әмма ул күңеленә якын булган үз мәктәбен сайлый. 1 сентябрьдә Алабуганың 8нче урта гомуми белем оешмасына инде яңа статуста аяк атлый.

-    Хәзер аңлыйм, үз мәктәбемә укытучы булып килү карары иң дөресе булган. Туган мәктәбем белән күңелле хатирәләр күп, үземне өемдә кебек хис итәм, коллегаларым, үткәндә минем укытучыларым, һәрчак ярдәм итеп тора. Мин әле дә алардан күпкә өйрәнәм һәм алар белән горурланам. Математика укытучым – нәкъ аңа карап мин математика юнәлешен сайладым, хәзер күрше кабинетта эшли, - ди Альбина.

Мәктәптә Альбина әле икенче елын гына эшләвенә карамастан, инде саллы гына уңышлары белән мактана ала. Ул “Безнең яңа укытучы” грантын откан, быел “Россиянең Ел укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында катнашып, “Педагогик дебют” номинациясендә лауреат булган. “Классная тема” бөтенроссия телепроектының өченче сезонында үзен сынап, ярымфиналга кадәр уза, финалист булырга аз гына җитми кала. 

Укытучы булып эшләүнең никадәр авыр икәнен бу һөнәр ияләре үзләре генә беләдер. Яшь укытучыга беренче елларында бигрәк тә җиңел түгел. Альбинага атнасына 30 сәгать математика дәресе билгелиләр, өстәвенә, сыйныф җитәкчесе вазыйфасы да бирелә. Быелдан аның йөкләнеше тагын да арткан – булганына өстәп, аңа 10 сәгать физика дәресләрен алып баруны да йөклиләр. Өстәвенә, ул укытучы һөнәрен популярлаштыруга зур көч куя – семинарларда чыгыш ясый, конкурсларда катнаша, КФУның Алабуга институты студентлары һәм педагогик сыйныфлары укучыларына үз тәҗрибәсе турында сөйли. Бу, әлбәттә, Альбинаның эмоциональ халәтендә дә чагылыш тапмыйча калмый. Әле нибары бер елдан артык кына эшләсә дә, ул апатия, эмоциональ януның ни икәнентатырга өлгергән. Барысын да ташларга дигән теләк тә анда бер генә тумый. Шул чакта ул үз-үзенә: “Нәрсә, шулай тиз бирешәсеңме?” дигән сорау бирә. Үз-үзенә ташланган чакырудан соң аның тагын да җигелеп эшләргә икенче сулышы ачыла. Аннары өченчесе, дүртенчесе...

-    Мәктәптә беренче ел эшләү дәверендә мин янәшәңдә эшләгән коллективның никадәр мөһим булуын аңладым. Күп нәрсә план буенча бармаска мөмкин, балалар бик төрле, аларның үз-үзен тотышын алдан фаразлап булмый, нәрсәдер шунда ук килеп чыкмаска мөмкин һәм бу гадәти хәл. Барлык балаларга, бигрәк тә балаларның әти-әниләренә ошый алмаячагым белән килешергә дә кыен иде, һәм бу да нормаль күренеш. Эшләүне дәвам итеп, уку-укыту укучыларга да, үземә дә сөенеч китерсен өчен яңадан-яңа алымнар эзләү тагын да кыенрак иде. Авыр вакытларда минем девизым: «Бары тик эшләргә кирәк». Бер урында тормасаң, азарт та барлыкка килә, вакыт та җитә башлый, идея дә, мөмкинлек тә туа, ярдәмгә ашыгучылар да табыла... Кеше никадәр күбрәк эшләсә, ул шулкадәр күбрәк өлгерә, мин моңа үз үрнәгемдә инанам, - дип ачынып сөйләде яшь укытучы.

Альбина cүзләренчә, юлында очраган һәр кеше аны нәрсәгәдер өйрәтә, ниндидер көчле ягын ачарга ярдәм итә, һәрберсе ниндидер яңа дәрес бирә. Ул аларның һәркайсына рәхмәтен җиткерә. Авырлыкларга да карамастан, тулаем алганда, беренче эш елы бик күңелле, истәлекле, аеруча да тиз узды, ди ул.  Бу ел эчендә ул үскән, ачылган. Эшен яратуның төп билгесе дә шулдыр.

Альбинадан “конкурсларда катнашу балаларга яхшы белем бирергә комачаулый”,  дигән фикергә карата карашы турында да сорадык. Болай уйлау урынлы, ди ул. Дәресләрне калдырырга, аннары темаларны тизләтеп узарга да туры килгән. Балалар каршында арыган, алҗыган кыяфәттә басып торган чаклары да аз булмаган. Әмма, аның фикеренчә, актив тормыш алҗытып кына калмый, ул илһам да бирә, канатлар куя.  Балалар өчен ул шундый актив укытучы үрнәге булуына шат булуын әйтә.

-    Кайвакыт мин үземнең казанышларым турында уйланам. Нибары бер ел үтте, ә минем җилкәләрем артында шулкадәр уңыш. Кайчак югарырак сикереп булмаячак дигән курку да туа. Ләкин мин алга барырга, үсәргә, укытучы һөнәрен популярлаштырырга, аны иң тәмле һәм мавыктыргыч яктан күрсәтергә, укучыларыма уңай үрнәк булырга һәм аларны нәтиҗәләргә рухландырырга телим! Һөнәри яну миңа тискәре тәэсир итәр һәм пассивлыкка, битарафлыкка китерер, хыялым булган профессиядән китүгә этәрер дигән курку да бар. Ләкин мин яхшыга ышанам, - ди Альбина.
Амбицияле яшь укуытучыны яңа үрләрдә күрергә насыйп булсын. Уңышлар телик!  






 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading