Шәһри Казан

Айдар Галимовка чәчәкләр түгел, балалар уенчыклары бүләк итегез

Айдар Галимовның Казан гастрольләренең беренче көнендә яңа акциягә старт бирелде.

Реклама

Җырчы: "Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен", - диде. Бу фикерне ул "Яшьләр-онлайн" тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар концертына җыенсагыз, шул хакта истә тотыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: