16+

Айдар Галимовның кызы Айгизә: "Мин – шайтан, Гузәл – әйбәт кыз"

- Бәйрәм көнне иң тәүдә әти котлый. Ул - романтик. Чәчәкләр бүләк итәргә ярата. Гөлләмәләрне һәрберебезнең зәвыгын белеп сайлый. Беркайчан да бертөрле букет алып кайтканы юк. Гүзәл, миңа караганда, нәзакатьлерәк, аңа башкачарак букет ала. Миңа гадәти булмаганны сайлый, шулай ук, образыма туры китереп. Əгәр дә бәйрәм көнне башка шәһәрдә булса, чәчәкләрне өйгә китереп бирү хезмәтен куллана. Кайда гына булса да, безне игътибарсыз калдырмый.

- Ə материаль бүләкләргә килгәндә?
- Əти кирәк әйберне алып бирә. Соңгы арада барыбызга да яңа төр "Айфон"нар бүләк итте.

Ə без әтигә киемнәр бүләк итәбез, чөнки ул - модник. Туган көненә спорт костюмы алдык. Төнлә эштән кайтканын көтеп торып, котладык. Шундук киеп карады, яңа кием аңа бик ошады.

- Образыгыз җырчы Риананы хәтерләтә. Кыска чәч, татуировкаларга әтиегез ничек карый?
- Əйбәт, аңа ошый. Гүзәл белән без бик охшаш. Əлеге образ ярдәмендә безне аеру бик җиңел: мин - шайтан, Гүзәл - әйбәт кыз (көлә).

Фото: vk.com

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading