16+

Гүзәл Идрисова ни өчен Хәния Фәрхинең җырын үзгәртеп җырлый?

Җырчы Гүзәл Идрисова Хәния Фәрхинең “Утыр әле, әни, яннарыма” җырын үз репертуарына алган. Бу хакта Гүзәлнең үзе белән сөйләштек.

Гүзәл Идрисова ни өчен Хәния Фәрхинең җырын үзгәртеп җырлый?

Җырчы Гүзәл Идрисова Хәния Фәрхинең “Утыр әле, әни, яннарыма” җырын үз репертуарына алган. Бу хакта Гүзәлнең үзе белән сөйләштек.

“Бу җырны Хәния апа җырлаганда да яратып тыңлый идем. Әмма кыз бала турындагы сүзләр миңа туры килми дип җырларга кыймадым. Хәния апаны искә алу концертларында йөргәндә, бу җыр күңелемнән чыкмады. Аны кызы Алия башкарды. Ульяновскига баргач, бер абзый “сеңлем, шушы җырны җырла әле, сиңа килешер иде ул” диде. Бу сүзләрдән соң, уйладым да, Габделхәй абый белән элемтәгә керергә булдым. Ул миңа җыр авторының телефон номерын бирде. Башкортстанда яшәүче Нурия Абдуллина җырның көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән. Аның рөхсәте белән җырның “кызым инде үсеп буйга җитте” дигән өлешен “балаларым үсеп буйга җитте” дип үзгәртеп җырлыйм. Малайларга да кагылышлы булсын дип теләдем”, - диде Гүзәл Идрисова. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading