16+

Кәркәле таулары биек – биек булса да меник: Айдар Галимов авылына СӘЯХӘТ (ФОТОЛАР)

Кәркәле таулары биек, Биек булса да меник... Таныш җырмы? Кайда соң ул Кәркәле һәм аның таулары шулкадәр биек микәнни?! Башкортстанның Миякә районында Олы Кәркәле авылы бар. Айдар Галимовның туган җире ул. Кәркәлегә беренче килүем түгел. Ел да уздырыла торган «Айдар Галимов кубогына футбол чемпионаты»на берничә тапкыр бардым.

Кәркәле таулары биек – биек булса да меник: Айдар Галимов авылына СӘЯХӘТ (ФОТОЛАР)

Кәркәле таулары биек, Биек булса да меник... Таныш җырмы? Кайда соң ул Кәркәле һәм аның таулары шулкадәр биек микәнни?! Башкортстанның Миякә районында Олы Кәркәле авылы бар. Айдар Галимовның туган җире ул. Кәркәлегә беренче килүем түгел. Ел да уздырыла торган «Айдар Галимов кубогына футбол чемпионаты»на берничә тапкыр бардым.

Кәркәле табигате

Матур һәм төзек авыл. 202 хуҗалыкта барлыгы 540 кеше яши. Балалар бакчасына 25 бала йөри, тугызеллык мәктәптә 61 бала укый. Азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак­лар сатыла торган кибетләре бар. Авылның матур җирләренең берсе - «Ракай» чишмәсе. Ул матур койма белән әйләндереп алынган, ял итү өчен өстәл белән урындыклар да куелган.
Олы Кәркәле авыл советына Камышлы, Яшьләр, Җидегән, Бәләкәй Кәркәле, Олы Кәркәле - татар һәм Уязыбаш, Верхоценко, Дубровка, Смородиновка - чуваш авыллары керә. Җидегәндә яшиме, Яшьләрдәме, Дубровкадамы - «Мин - Кәркәледән» дип сөйләшә алар. Авыллар бер-берсенә бик якын урнашкан.

Олы Кәркәленең Беренче май урамында Галимовлар гаиләсе яши. Бибинур апа Олы Кәркәлегә 1961 елда татар теле укытучысы булып эшкә килә. Ул заманда авыл клублары гөрләп торган, яшьләр көн дә кичәләр оештырган. Бибинур армиядән яңа гына кайткан, гармунда өздереп уйнаган шушы авыл егете Минеганигә гашыйк була. Яшьләр 1963 елда өйләнешәләр. Күрше авыл - Яңа Ишледә туып-үскән Бибинур апа 55 ел инде Олы Кәркәледә яши.

- Кәркәлене бик яраттым. Мин эшкә килгәндә, мәктәбендә 400 бала укый иде. Рәхәтләнеп, бөтен күңелемне биреп эшләдем. Җидееллык мәктәп тугызеллыкка әйләнде, аннары - унбер. Укучылар саны кимеп, бүген кабат тугызеллык­ка калдырылды, - ди Бибинур апа. - Заманында колхозыбыз да бик матур һәм көчле иде. Бер вакыт хуҗалыкларны «ООО»га әйләндерделәр бит. Шул үзгәрешләрдән соң колхоз юкка чыгып бетә язгач, аны Гаделшин Марат исемле егет үз кулына алып, әкренләп тернәкләндереп килә. Фермада маллары бар. Анда авыл халкы эшли. Басулар буш түгел, анда иген үсә, Аллага шөкер.



Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгәндә, Олы Кәркәледә сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылды. Олы Кәркәле авыл советыннан сугышка 485 кеше китеп, шуларның 230ы гына туган якларына әйләнеп кайта. Туган ил азатлыгы өчен гомерен биргән һәр авылдашның исеме ташка уелып язылган. Обелиск каршында пыяла тартма эчендә корыч каска да бар. Аны һәйкәл ачылышына Курск дугасы (Липецк өлкәсе) сугышы урыныннан махсус алып кайтканнар. Тарихчылар касканы 112нче Башкорт атлы дивизиясе яугирләренеке булган, ди.

Галимовларның моңлы гаиләсе

Айдар Галимов, фронтовик оныгы буларак, туган авылында һәйкәл ачуны үзенә күптән бурыч итеп куйган булган. Әлеге изге эшне ул авыл җитәкчеләре белән берлектә, дуслары ярдәме белән башкарып чыга. Тик Бибинур апа, артык тыйнак булгангамы, улын мактарга, «Айдар эшләде», - дип әйтергә кыенсына.

- Бәлки кемгәдер бу һәйкәлнең мөһимлеге аңлашылып та бетмидер, әмма ул кирәк. Авыл халкына гына түгел, үсеп килүче яшь балаларда патриотик рухны тәрбияләүгә, батыр яугирләр истәлегенә, тарих өчен кирәк. Һәйкәл бик зур, шәһәрләрдәгечә! Төн буе ул матур итеп яктыртыла, балкып тора, - ди Бибинур апа. - Берничә ел элек авылда чишмә дә яңартылды. Мин авылга килгәндә, ул тал арасындагы ташландык чишмә иде. Янәсе, авылга тәүдә Ракай исемле бабай килеп урнашкан булган, чишмә дә аның исемен йөртә - «Ракай» чишмәсе. Шөкер, хәзер чишмә авыл яме булып тора, авылдашлар аны саклап карый. Бүген һәр йортка су кергән, чишмәгә йөреш юк. Кирәк чакта гына файдаланыла. Туй кебек бәйрәмнәр булганда чишмәгә бару - матур йола.

Авыл халкы Айдар Галимов белән горурлана һәм аны һәркайсы ярата. Олы Кәркәле белән бәйле бер чара да ансыз үтми. Соңгы арада сольный концертларын куйганы юк, Миякә яисә Стәрлебаш район үзәкләрендә булса, халык шунда бара. Шулай да, халык аның тамашаларын еш күреп тора: чөнки чишмә, мәчет, һәйкәл ачылу тантаналары һәрвакыт «Айдар» студиясе белән берлектә әзерләнә.
- Авыл халкының Айдарга булган мөнәсәбәтен әйтә алмыйм. Әмма улым бик кешелекле, тәүфыйклы, - ди әнисе. - Авылда, руль артында барганда, урамда кем генә очрамасын, ул аның янына төшеп исәнләшә, бала-чагаларга машинасын «пипелдәтеп» кул болгый. Беркайчан да зур тизлек белән аларны үтеп китми. Һәркайсын таный, кем баласы икәнен, исемен дә белә. Айдар аларга карата игътибарлы булгач, авыл халкы аңа карата начар мөнәсәбәттә димәс идем. «Дустан дошман күп», - диләрме әле, заманы бүген шундый. Тәнкыйтьләүчеләр, эч пошкан кешеләр дә бардыр, аларсыз да булмый.

Айдар Галимовның әти-әнисе

Олы Кәркәле җирле үзидарә җитәкчесе Азат Хәмидуллин да Айдар Галимовны мактап ­телгә алды. Җырчы туган авылына кайт­кан саен, сельсовет янына кереп, авыл хәлләрен белешеп чыга. Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты буларак та, авылны хәстәрләп кенә тора.

Галимовлар йорты

- Айдар Галимовны мисалга куеп, яшьләрне дә тәрбиялим. «Менә, карагыз, Айдар абыегыз әти-әнисенә карата нинди игътибарлы. Нәрсә генә булмасын - шундук кайтып төшә. Бераз авырып торса да, хастаханәгә алып бара, дәвалый. Шуңа да аның эшләре гел уңа», - дип әйтәм, - ди үзидарә рәисе. - Әти-­әнисенә генә түгел, янындагы бар кешегә дә игътибарлы ул. Улым Әстерханда армиядә хезмәт итте. Айдар бервакыт миңа шалтырата: «Синең улың Әстерхандамы әле ул? Хәйрия концертында чыгыш ясарга шул якларга китеп барам. Улыңны хәрби частьтан алып чыгып, шәһәр күрсәтергә иде», - ди. Улым башта кыенсынды, «Юк, кирәкмәс», - диде. Әмма Айдар барыбер янына барган, алып чыгып концерт күрсәткән, шәһәрдә йөрткән. Аның белән Татарстан егетләре дә хезмәт иткән, алар башта ышанмаганнар, шаккатканнар. Айдар гына түгел, авылыбыздан чыккан барлык кешеләр дә ярдәмчелләр. Нинди генә эшкә тотынма, ярдәм кирәк икән, кем күпме булдыра ала - булышырга әзер торалар. Әйткәнемчә, Айдар Хәлим дә безнең авылныкы, безнең горурлыгыбыз!

Кәркәле ул бер матур гөл кебек. Әйе, матур җирдә үсеп утыручы. Ә иң мөһиме - ул гөлгә су сибеп торучылар бар. Димәк, авылның киләчәге өметле.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading