16+

Нияз Вәлиев: «Аллаһы Тәгалә безгә 4 бала тәрбияләргә насыйп иткән икән, димәк булдыра алабыз»

“Эссе” төркеменең элеккеге солисты Нияз Вәлиев белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Нияз Вәлиев: «Аллаһы Тәгалә безгә 4 бала тәрбияләргә насыйп иткән икән, димәк булдыра алабыз»

“Эссе” төркеменең элеккеге солисты Нияз Вәлиев белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Башы: Нияз Вәлиев: “Урамда “блат” булмагач, яклаучы кешем дә юк иде”

- Сезне “Эссе” төркеме солисты буларак та беләбез. Заманында бик популяр идегез. Ник таралыштыгыз?
- Эшчәнлегебезне туктаткан вакытта тамашачының кызыксынуы кимегән иде. Ул вакытта миңа без беркемгә дә кирәк түгел кебек тоелды. Эшне башлаганда гына барысы да шундый җиңел барды. Җыр яздырабыз – ул халыкка кызык иде. 5 елдан тамашачыларның да, минем дә кызыксынуым кимеде кебек. Җырчы сәхнәдән рәхәтлек алырга тиеш. Югыйсә, халык аны бик тиз сизеп ала. “Эссе” белән чыгыш ясаган заманнар бик күптән булган шикелле. Үземне җырчы итеп тә хис итмим, күбрәк студиядә эшлим бит. Әйе, җырлап алдык. Әмма зур йолдызлар булдык дип әйтмәс идем. Соңгы тапкыр җыр язгач, Айратка: “Җырны яздырабызмы?” - дидем. Аның да күңеле төшкән вакытлар булгандыр: “Матур җырны әрәм итмик”, - диде. Хәзер ул җырны Филүс Каһиров башкара. 

- Ә хәзер Айрат белән аралашасызмы?
- Дусларча аралашабыз, әлбәттә. Болай уртак проектларыбыз юк. Хәзер эстрада кагыйдәләрен яхшырак аңлагач, элек ничегрәк эшләргә кирәклеген чамалыйм. Әмма вакыты үтте, без дә үзгәрдек. Менә яңа җырчылар килеп чыгалар. Аларга 2-3 ел кызыксыну була да, аннан ул кими башлый. Җырчы нинди генә матур җыр яздырса да, ул нишләптер бик таралмый. Шул чакта игътибарны җәлеп итәр өчен берәр нәрсә эшләргә кирәк. Тамашачыга күбрәк артистның тормышы кызык. Әгәр син бик тыныч кына тормыш алып барасың икән, башкаларның игътибарын җәлеп итү бик кыен була. Өлкәнрәк буын артистлары шундый сыйфатлы җыр чыгара, әмма аны тамашачыга җиткереп бетереп булмый. Ә хәзер яшьләр пиар ягыннан бик алга киткәннәр, уйлап эшлиләр дияр идем. Сериалларны гына алыйк. Анда бит һәрвакыт төп геройлар белән берәр нәрсә килеп чыга. Йә югалту, йә бәхәс, йә үзенчәлекле сюжет сызыклары өстәлеп тора. Шоу-бизнеста да шулайрак. 

- Берникадәр кызганыч та бит бу.
- Белмим. Ә шулай да, артистны банкетка чакыралар, концертларына йөриләр. Шәхси тормыш тамашачыга кызык бит. Кемнеңдер гаиләсендә югалту, кемнедер шатлыклы вакыйга, кемдер бәхәс куптара. Ә шулай да кара пиар да барыбер пиар, игътибарны җәлеп итү.

- Концертларда артистлар көй һәм сүзләр авторын әйткәлиләр. Ә менә аранжировка ясаучыны телгә алмыйлар. Югыйсә җырның уңышында аның да өлеше бар.
- Дөресен генә әйткәндә, миңа килгән 90 процент көйләр бер-берсенә охшаган. Җырны аерып тора торган “изюминка”ны аранжировка ярдәмендә ясыйсың. Җырның эчлеге бар, ә матур итеп тышлап бирү - аранжировкадан тора. Элек җырларның уңышы күбрәк артистның тавышына бәйле иде. Ә хәзер, заманча музыканың уңышы - аранжировка, тавыш яздырудан тора. Тавышны ясап та була бит, көчәйтәсең, турайтасың. Рус эстрадасына гына карагыз, юк кына җыр да бик популяр булып китә алды. Шулай да моңа каршы тору мөмкин дип әйтмәс идем. Аны дөрес куллана гына белергә кирәк. Тавыштагы миллилекне саклап калып та, заманча матур җырлар иҗат итеп була. 

- Җырчыларның “кара исемлеге” бармы?
- Безнең, аранжировка ясау белән шөгыльләнүчеләрнең, үз төркемебез бар. Эш эшләтеп, аның өчен акча түләмәүчеләр булса, бер-беребезне кисәтеп куябыз. Андый артистлар бар, әз дә түгел. Минем дә тәҗрибәмдә дә, андый очрак булды. Артист җыр өчен бер елдан соң гына түләде. Ул җыр төрле мәйданчыкларда яңгырый, ә сиңа әле түләү килмәгән. Андый мизгелләрдә рәхәт түгел инде. 

- Аранжировка эшләүчеләр арасында дуслык бар, димәк? 
- Шәхсән мин көндәшлекне сизмим. Эш буенча сорауларда, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Гомумән, диндә булгач “сиңа булырга тиешле мал, синеке була”, - дигән сүзләргә ышанам. Бер җирдә килеп чыкмый икән, икенче җирдән икеләтә күбрәк килергә мөмкин. 

- Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- Җырлап йөргән вакытларым иде. “Барс-медиа” кастинг оештырды. Мин дә: “Барып карап килим әле”, - дип бардым. Шунда Гөлзарны очраттым. Матур гына кыз басып тора, барып танышырга булдым. Телефоннар белән алыштык та, аралаша башладык. Менә 17 ел бергә гомер итәбез. Ул минем идеаль хатын-кыз образына тулысынча туры килә. Тормышымда ул очраганга Аллаһка рәхмәт әйтәм. Узган елны психология буенча курслар үттем. Кешеләр үзләренең ярларын аңасты (подсознание) ярдәмендә сайлый икән. Кешегә беренче карагач та “синеке” йә “синеке түгел” икәнен сизеп аласың. Аннан соң гына инде бу фикерләрне дәлилли башлыйсың. 

- Ни өчен психологка укырга булдыгыз?
- Үз өстеңдә эшләү беркайчан да артык түгел. Психолог белемнәрен алгач, үзеңнең тормышыңны күбрәк анализлый башлыйсың. Уку вакытында беренче тапкыр психолог белән очрашуда еладым. Балачак хатирәләренә кереп киттек тә, табиб: “Бу синең өчен нәрсә аңлата?”, “Нинди хисләр кичергән идең?”, - дип сорады да, күздән яшьләр ага башлады. Үзем дә нәрсә булганын аңламый калдым. 

- Тормыш иптәшегез дә психолог дип беләм. Өйдә ике психолог булгач, кыен түгелме?
- Киресенчә, яхшы. Һәркемнең дә өйгә кайтып юктан гына ачуы чыкканы булгандыр. Якыннарың да ничектер “бүтәнчә” сулый кебек тоела. Андый вакытта үзеңнең халәтеңне тоеп алып хисләрнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Еш кына эштә арып кайтасың, йокы килә, шуңа кайтканда ук ачу килеп тора. Элек мин бу ачуның сәбәбен аңламый идем. Сәбәп янәшәмдә булган кешеләрдә дип уйлаган чаклар булды. Андый вакытта сәбәпне башта үзеңнән эзләп карарга кирәк. Без кайвакыт әйткән сүзләребезне уйлап та бетерергә җитешмибез. Кайвакыт кешегә юк кына әйбер өчен шөбһә белдереп тә куябыз. Ә без аны ник эшлибез соң? Башкалар үз-үзен гаепле итеп тоеп, файдасын тотып алырга да тырышабыз. Менә шундый вакытларда үзеңнең гамәлләреңне анализлый алсаң, икенче юлы үз-үзеңне кулда тотып калып та була дигән фикергә килдем.

- Кайсыгыз көнчерәк?
- Икебез дә чамасын белеп көнләшәбездер. Тормыш иптәшем янында башка хатын-кызларны сүзгә алсам, бераз көнләшергә мөмкин. Мин дә кайвакыт көнләштем. Башка төрле уйлар килә бит, шайтан котыртып тора. Иң мөһиме - чаманы белергә, вакытында туктарга. 

- Сез сабыр кешеме?
- Миндә дициплина көчле. Сабырлык та шуннан киләдер. Хәзер сабыр итәсең, киләчәктә күбрәк казанасың. 

- Үкенечләр бармы?
- Була инде. Кайвакыт ике төрле мәгънәдә аңлап була торган сүз әйтәм дә, борчылам. Шаяртып кына әйткән төсле дә бит, без барыбыз да төрле булгач, дөрес аңламыйча үпкәләшүләр дә булгалый. Кешене рәнҗетергә куркам. 

- Сез бит әле 4 бала әтисе дә!
- Балалар - ул бит Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Без аннан баш тартмадык. Дүрт бүләгебез - Кәрим, Әнвәр, Ясминә, Сафиябез бар. Аллаһы Тәгалә безгә 4 бала тәрбияләргә насыйп иткән икән, димәк булдыра алабыз. Аллаһ ничек яхшырак икән безгә караганда яхшырак беләдер. 



Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading