“Татар җыры” тәмам. “Алтын Барс”лар тапшырылды. Күзәтүләр белән бүлешер вакыт. Быел фестиваль “Туган туфрак”, “Ана теле”, “Мәхәббәт”, “Моң” бүлекләреннән торды. Әлбәттә, бу сүзләр һәр кеше өчен мөһим һәм таныш. Әмма кайбер җырчыларның чыгышлары бүлеккә, гомумән, туры килмәгән төсле иде.
Икенче яктан, артистларның барысы да ана телендә, туган туфрагында, моңлы итеп, мәхәббәт турында җырлый. Хикмәте нәрсәдә соң? Хәер, бүлекләргә бүлү алып баручыларга чыгышларны бәйләү өчен кулланылды. Тамашачы игътибарын 3 сәгатьтән артык тотарга кирәк бит.
Алып баручылар исә, үзгәрешсез калды. Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин тандемы яңалык түгел. Чиләгенә күрә капкачы, диярсең. Алар кичәгә юмор өстәде. Бер-берсеннән көлеп тә тордылар. Гөлназ Сәфәрова Искәндәр Хәйруллинга карт дип шелтә белдерде. “Ә хатын-кыз һәрвакыт чәчәк ата”, – диде. Чәчәк ату серләрен дә ачтылар: ботекс, пилинг, очы-кырые булмаган процедуралар. Гөлназ Сәфәрова әйтмешли, “монысы әле бит кенә”. Айдар Галимов та беләдер аларны. Аны “яшьлек элексирын 1990 елларда ук табып, эчеп куйган” диделәр. Безгә дә калдырмаган, кызганыч. Алып баручылар Данир Сабировның колакка операция ясавын да, Ләйсән Гимаевага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүен дә, мәчкәй – убырлы, ләихә – проект сүзен аңлатуын да әйттеләр.
Тамаша Зөлфәт Хәкимнең “Хәерле көн” җырыннан башланды. Ул вакытта хәерле кич иде, ярый, хәерле генә булсын. Зөлфәт Хәкимгә генә “Алтын Барс” сыны сәхнәдә Камил Гәрәев кулларыннан тапшырылды.
Концертта динамика сакланып калу шатландырды. Һәр артистны аерым бүләкләү мәтәвеге булмады. “Алтын Барс” сынын күрсәттеләр дә, “поехали”. Артистларның шәпләрен җыйганнар, зур зал, сценарий да яхшы. Әмма Ильмира Нәгыймованың “Беренче тапкыр фестивальдә 2011 елда чыгыш ясадым. Сәхнәгә тимераякта бастырдылар, аны әле дә хәтерлим”, – дигән сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. Ул вакытта 8 алып баручы булган. Аларны парларга бүлеп кыш, яз, җәй, кыш ел фасылларына бүлгәннәр. Ильмира тимераякта шуып, сәхнәдә җырлаган. Һәр артистның образы стилист ярдәмендә сайлап алынган. “Евровидение”га тиңләрлек булган. Искәртеп үтәм, бу 2011 ел. Ә хәзер?
Татар җыры концерты шәп булды. 3 сәгатьлек концерт ялыктырмады. Әмма шаккатудан авыз да ачылмады, “бомба” шартлаган төсле дә булмады. “Татар җыры” – “Татарча солянка”ны хәтерләтте. Таякның икенче башында гади халык. Тамашачыны шаккатыру кыенлашты. Хәзер һәр артист үзенең концертында шоу ясый, шуңа күрә “Татар җыры”нда кабатланмас тамаша көтелде. Икенче елга очрашканда “вау” сүзен әйтеп бетербез дип ышанасы килә. Ә әлегә “ва” гына.
Тагын укырга: "Татар җыры 2022": “Ел саен катнашсаң, тәме бетә...”
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар
0
0
Бик дорес бер кызыгы калмады
0
0
0
0
Юмор ниже пояса неуместен.
0
0