16+

Танылган җырчы дүртенче тапкыр әти булды!

Танылган җырчы Зөлфәт Фәхретдинов дүртенче тапкыр әти булды!

Танылган җырчы дүртенче тапкыр әти булды!

Танылган җырчы Зөлфәт Фәхретдинов дүртенче тапкыр әти булды!

Өч малай тәрбияләүче җырчының кызы туган. Без дә Зөлфәт белән  сөенечен уртаклашып, хәбәргә чыктык.

– Котлыйбыз, Зөлфәт! Кыз бала тугач, бик шатлангансыздыр? Бу сезнең хыялыгыз идеме?

– Миннән дә бәхетле кеше юктыр дөньяда! Бу көннәрдә очып кына йөрим. Кыз бала тәрбияләү бик зур хыялыбыз иде.

– Өч малайдан соң кызлар ничегрәк?

– Бу сорауга  әле җавап бирә алмыйм. Өйдә торган юк әле, эшлибез. Күрәселәр алда әле, ничегрәк икәнен (көлә).

– Дүртенче малай булса, бишенчегә барыр идегезме?

– Миңа калса барыр идек. Тормыш иптәшем макималистка. Аллаһка шөкер, кызымның да, хәләлемнең дә хәле бик яхшы. Барысы да тәртиптә.

– Тормыш иптәшегезне хастаханәгә үзегез алып бардыгызмы?

– Үзем алып бару гына түгел. Бала туганда тормыш иптәшем янында булдым. Бала тудыру бүләмсендә, безнең “партнерские роды” иде.

– Шулай мени? Курыкмадыгызмы?

– Бу минем беренче тапкыр гына “партнерские роды”да катнашуым түгел бит. Беренче балам туганда, кызганыч, катнаша алмадым, бик үкенәм. Калган өч баламның дөньяга салган беренче авазларын ишеттем. Тормыш иптәшемә булыша алуыма бик сөенәм. Хәләлемә дә, әниемә дә, гомумән, дөньядагы барлык әниләргә хөрмәтем чиксез.

– Нинди исем кушасыз инде?

– Сәгыйдә Зөлфәт кызы була, Аллаһ Бирса. Бу исемне күптән уйлаган идек. Без борыңгы исемнәр кушарга яратабыз. Улларыбыз да:  Сәлим, Зиннур, Зиннәт. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар.

Фәхретдиновлар гаиләсен  чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading