Аның турында яхшысын да, начарын да күп сөйлиләр. Бу артист халкына хас нәрсә инде. Бүгенге кунагыбыз – автор-башкаручы Ринат Рахматуллин.
– Бөтен артистлар да Казанга ашкына. Хәтта Фирдүс Тямаев та Казанда йорт салам дип йөри. Ни өчен сез район җирлегендә яшәүне кулайрак күрәсез?
– Үзебезнең Буаны, туган авылымны яратам. Мин – патриот. Әнкәй туган нигезне ташламагыз, ишекне бикләмәгез, дип васыять әйтеп калдырды. Әниемне бик хөрмәт итәм, аның васыятеннән уза алмыйм. Төп нигезнең кыш та, җәй дә беркайчан да ябылганы юк.
– Белүемчә, сәхнәне читкә куеп, пандемия чорында башка җирдә эшли башлагансыз. Моны сәхнәдән китү дип кабул итәсе түгелдер бит?
– Коронавирус вакытында һәр кеше дә акча эшләргә тырыша. Мине Буаның Мәдәният бүлеге җитәкчесе эшкә чакырды. Мәдәни үсеш үзәгендә режиссер буларак эшли башладым. Керемсез булмый бит инде. Әле гастрольләр башланганчы, шунда эшләп торам.
– Быел 50 яшьлек юбилеегыз булды. Ир-егет өчен 50 яшь нәрсә ул? Яшьлекне сагынасызмы, әллә инде әле бар да алдамы?
– 50 яшь ул – тегендә дә, монда да түгел. Яшьлек тә китеп бетмәгән, картлык та килеп җитмәгән. 50 яшь – әле тормышның башы гына. Энегриям бик күп, туачак, язылмаган җырларым күп. Шуңа да тамашачыга мин әле бик тә кирәк. Җырларымны төрле яшьтәге кешеләр яратып тыңлый. Һәр тамашачымның үз яраткан җыры, көе бар. Үземнең икенче сулышым ачылды, дияр идем. Хәзер тормышка башкача карыйм. Һәр нәрсәне ныклап, төптән уйлыйм.
– Дискотекаларда да еш чыгыш ясыйсыз. Яшьләр ничек кабул итә? Яшь барган саен дискотекада чыгыш ясау теләге бетмиме?
– Берсендә үземә шаккаттым. Бер уйласаң, миңа 50 яшь бит инде! Ә мин 16, 17, 18, 19 яшьлек балалар алдында җырлап, биетеп йөрим. Кирәкмәгән булсам, мине анда дәшмәгән булырлар иде. Димәк, яшьләр арасында иҗатымны, мине яраткан тамашачылар күп! Дискотекаларда чыгыш ясаудан туктарга да җыенмыйм. Мин һәрвакыт яшьләр белән аралашып яшим. Командамда да барысы да яшьләр. Алар белән бер дулкында без. Алар мине, мин аларны ярты сүздән аңлыйм. Шуңа да дискотекаларда әле чыгыш ясаячакмын, чакырсыннар гына.
– Сезне халыкка танытуда Раил Садриевның роле зур булды дип саныйсызмы?
– Раил Садриев иҗатымда зур этәргеч булды. Без спектакльләр белән гастрольләрдә йөргәндә, беренче Раил Садриев мәзәк сөйләп халыкны “җылыта” иде. Аннан спектакль куя идек. Аңардан соң өч җыр башкара идем. Чөнки безнең спектакль “Өчесе бергә” дип атала иде: мәзәк, спектакль һәм җыр. Шуңа да Татарстан буйлап кына түгел, Россиядә дә мине таныткан Раил Садриевка рәхмәтлемен. Ул – молодец! Аның кебек кеше башка юктыр да. Ул бик көчле фәлсәфәче, психолог. Аны бик хөрмәт итәм! Иҗатым аның ярдәме белән башланды дисәм дә була.
– Ялгышмасам, “25 ел сәхнәдә” дигән программа әзерләгән идегез. Беренче чыгышларыгызны хәтерлисезме? Ни өчен популярлык сезгә “Тукта, яңгыр”дан соң гына килде дип саныйсыз?
– Миңа 5 яшьләр тирәсендә сәхнәгә чыктым. “Матрос биюе” дигән номер белән чыгыш ясаган идем. Шуннан иҗатка кереп киткән кеше инде мин. Беренче “сольный” концертларны 1986 елларда Түбән Новгород өлкәсендәге Нижгар мишәрләренә куя башладым. Мине ул яклар күбрәк ярата, күбрәк белә. Һәр җирдә тамашачы төрле. Башкортстан, Түбән Новгород, Мәскәү тамашачылары – “җылы”. Татарстаннан читкәрәк киткән саен тамашачыларның җылылыгын шунда сизәсең. Шул кадәр ихлас күңел белән һәр хәрәкәтеңне, һәр җөмләңне, һәр сүзеңне йотлыгып карый алар. Алкышлаулары да Татарстанныкыннан аерыла.
“Тукта, яңгыр”га килгәндә, Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Пенза, Мәскәү, Түбән Новгород якларында яшәүчеләр ул җырны күптән белә иде. “Барс Медиа” белән эшли башлаганда, шул хит җыр белән чыктым һәм ул Татарстанга да таралды.
Бу җырның тагын бер нюансы бар. Ул елны җәен бик нык корылык булды. Шуңа тәнкыйтьләделәр дә. “Бөтен җирдә корылык, ә Ринат Рахматуллин “Тукта, яңгыр” дип җырлап йөри, дип сүктеләр дә. Яратучылар да аз булмады.
– Беренче җырыгызны 15 яшьтә, әниегезгә багышлап язгансыз. Нинди җыр иде ул? Гадәттә ул яшьтә мәхәббәт турында язалар бит, ник бу теманы сайладыгыз?
– 15 яшемдә әнкәйгә багышлап җыр түгел, шигырь язган идем. Мәхәббәт турында исә “Уйлану” дигән җырым язылды. Ул армиядән кызы көтмәгән авылдашым сөйләгәннәрдән чыгып иҗат ителде. Гитарада язылган беренче мәхәббәт турында шундый җырым бар.
– Иң истә калган концерт кайда булды?
– Питрәч районы Шәле авылындагы концерттыр, мөгаен. Миңа аннан егетләр мөрәҗәгать иткән иде. Айдар исемле егет яраткан кызы белән кайтканда машинасы борылышка “сыймыйча”, бәрелеп һәлак була. Егетләр шул дустыбызга җыр язып бирегез әле, Ринат абый дигәч, “Сагыну” дигән җыр яздым.
Минем анда Илдус исемле дустым бар иде. Ул да мәрхүм инде. Шул җырны тәкъдим итәргә Илдус абый мине Шәлегә алып кайтты. Авылда иске клуб. Анда 500дән артык кеше сыя иде. Зал тулы, кереп булмый. Басып торырга да урын юк иде. Шул җырны миннән дүрт тапкыр җырлаттылар. Беренче тапкыр җырлаганда халык торып басып, 15 минут кул чапты. Нишләргә дә белмәдем: сәхнәдән чыгып китәргәме, утырыгыз дияргәме... Авыл җирендә 600 кеше шулай кул чабуын онытырлык түгел.
– Шәхси тормышыгызга килсәк, өйләнгәндә, хатынны әнигә охшатып сайлыйлар, диләр. Сезнең очракта ничек?
– Булачак тормыш иптәшем 6нчыда, мин 9нчы класста укый идем. Шул заманнардан бирле без бергә. Бездә чын мәхәббәт иде. 28 ел бергә яшибез, Аллага шөкер!
– Хатын-кызда нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез? Идеаль хатын-кыз сезнең өчен нинди ул?
– Аңлый белгән хатын-кызларны хөрмәт итәм. Аңлаган, юл бирә белгән хатын-кыздан да әйбәте юктыр ул Җир йөзендә. Хатын-кыз, тормыш иптәше нинди һөнәр иясе булса да, аны аңлап яшәргә тиеш дип уйлыйм. Идеаль хатын-кыз да, идеаль ир-ат та, гомумән, идеаль кеше була алмый. Моңа беркайчан да ышанмадым һәм ышанмыйм да.
– Сез көнчеме? 20 елдан артык бергә яшәгәннән соң көнләшү һәм мәхәббәт артамы, әллә югала барамы?
– Көнләшү бөтенләй дә юк димәс идем, мин – көнче. Әмма юләрләнеп, авырып көнләшмим. Ничә еллар бергә яшәгәннән соң мәхәббәт тә каладыр. Бер-береңә ияләшү, күз карашыңнан да аңлау, бербөтен булудыр ул.
– Тормышта ирешкән иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтә аласыз?
– Миңа 10 яшь вакытта табибка чиратка тора идек. Шул чагында хастаханәгә бик танылган кеше килеп керде. Исемен әйтмим. Чират зур. Табиб үзе каршы алды, кабинетына алып кереп карады. Шул вакытта мин, 10 яшьлек бала: “Кайчан да булса шундый кеше булырмынмы? Урамда барганда да: “Бу бит безнең Ринат!” –дип әйтерләрме?” – дип уйлап куйдым. Ходайга, әнкәйгә, дусларыма рәхмәтле: бүген мине Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныйлар. Авылда яшәгән баланың шундый дәрәҗәләргә ирешүе – иң зур уңышы дип саныйм.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарийлар
0
0
Молодец ????
0
0
0
0
Ринат, сезнен тормыш, ижат юлыгызны укыдым. Гадилек шушы була инде ул..."Бул кечкенэ, гади генэ, ул узе дэ устерэ"- диеп эни гел эйтэ. Сезне халыкчанлыгыгыз устерде. Алда да зур унышлар телибез?
0
0
0
0
Шундый матур жырлый🔥👍😍. Безумно яратам Ринат Рахматуллин нын жырларын😍😍😍
0
0