16+

Зифа Нагаева: « Фән Вәлиәхмәтовны озатырга килмәделәр»

«Кая соң сез йолдызлар, кая соң сез язучылар?» – ди ул.

Зифа Нагаева: « Фән Вәлиәхмәтовны озатырга килмәделәр»

«Кая соң сез йолдызлар, кая соң сез язучылар?» – ди ул.

Бүген тугандаш Башкортостанның Шаран районында мәшһүр җырчы Фән Вәлиәхмәтовны  соңгы юлга озаттылар. 

Халык күп җыелган. Җырчы һәм композитор Зифа Нагаевадан: «Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашырга Башкортостанда яшәүче татар зыялылары: артистлар, язучылар, композиторлар килгәндер инде», – дип сораган идем. 

Ул  исә:
 – Халык, Шаранлылар бик күп килгән иде. Татарстаннан килүчеләр дә булды. Мин алар арасыннан сәхнә йолдызларын, язучыларны эзләдем. Алар җылы сүзләр әйтеп, легенданы (Күпләр Фән абый безнең легенда дип социаль четләрләргә язды бит.) чәчәкләргә күмәрләр дип өметләнгән идем.  Тик  өметләрем акланмады.  Шараннан әрнеп кайтып киләм, дустымны  җирләгән өчен түгел, үзебез, дөресрәге милләт өчен рәнҗеп... Кая сез,  йолдызлар? Кайда сез, сәхнә тоткан артистлар?  Нишләп Фәнне озатырга килгән кешеләр арасында билгеле шәхесләр булмады. Ник? Гаҗәпләнүләрем, ис китүләрем бетте дип уйлаган идем. Бетмәгән икән. Әлбәттә,  һәркем үз күңеле  кушканча яши. Аллаһның рәхмәтләре  булсын, Фән күп җырларымны башкарды. Ә мин соңгы юлга озатырга аның өчен генә бармадым. Җыр сәнгатендә бөекләр Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, аннары Фән Вәлиәхмәтов булды. Беренче икесе Татарстанныкы, ә Фән үзебезнең татар,  Башкортостан горурлыгы булды. Сәхнә йолдызлары, сез сәхнәләрдә конкуренция турында сөйлисез. Бәйгеләрдә җиңүләр яулыйсыз. Халыкка якынаю юлларын эзлисез. Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатырга барырга кирәк дигән уй кергән берничә кеше генә күрсәм дә, үземнең милләтем өчен гарьләнмәс идем. Кайда сез ?...
Әллә мин картаям, дөрес уйламыйммы, заманнан артта каламмы  икән?! Миндә артистларга, зыялыларга һәм дусларга карата ихласлык көчле. Ә язучылар соң кайда? Язучылар берлеге бар. Кайда гына, нинди генә чаралар узса да, Фән Вәлиәхмәтовны чакырып җырлаттылар. Бу чараларның  дәрәҗәсе күтәрелде. Фән бик күп язучыларның  сүзләренә язылган җырларны башкарды. 

Бүгенге хушлашу мәрасимендә ике шагыйрь Вәлит Иләмбәтов белән Рамил Чурагулов булды. Алардан да шигыри сүз көттем. Булмады.

 Аннары милләтара дуслык юк дип гаҗәпләнбез. Без бит үзебезнең бөекләребезне хөрмәтли белмибез. Болай булмый, без бит әле бу якта, фани дөньяда, яшәргә өйрәнергә соңга калмыйбызмы?   Җан өзгәләнә. Бу турыда кычкырып сөйләргә курыкмыйм. Фән дустымның рухы мине гафу итсен, чөнки ул кадер-хөрмәткә лаеклы шәхес, ул безнең татар милләтенең Бөек улы иде. 

Хит җырлар авторының әрнеп язган бу фикерләре чатта таралгач, Айдар Галимов кебек легендар җырчылар Зифа Нагаевага теләктәшлек белдереп, матур фикерләрен язганнар. 

Ә бер яшь җырчының фикере аны тагын гаҗәпләндергән.

- Зифа апа, кешеләр буш түгел. Бөтенесенең банкетлары, концертлары бар. Без барсын да ташлап Фән агайны озатырга барырга тиешме? Бөтен артистларны пычракка салып таптарга ярамый, – дигән ул. 

Бөек шәхесләргә карата шундый фикердә булган җырчы сәхнәгә чыгарга тиешме икән?! Шаккаттым. 

Зөлфия Галим

Шәһри Чаллы

Язмага реакция белдерегез

28

1

17

4

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Хазер байларга гына йорилар бит,бу турыда оныткансыз.Акча туласагез килерлар ие.

    • аватар Без имени

      11

      0

      Бик дорес язган Змфа ханым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зифа апай Зур рахмат сезга фан абыйны урыны жомагта булсын инде

        Мөһим

        loading