16+

Укытучылар кайчан пенсия алды яшендә булып санала?

Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләр хәзер аерым категория булып исәпләнә.

Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләр хәзер аерым категория булып исәпләнә.

Бу төркемгә 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар керә. Алар пенсиянең тупланма өлешен дә пенсиягә чыкканчы алырга хокуклы, эш белән бәйле мәсьәләләрдә дә аларның өстенлекләре бар. Ә укытучылар, табибларны ничә яшьтән бу категориягә кертергә? Мәсәлән, быел март аенда пенсиягә чыгу өчен җитәрлек эш стажым җыелды. Мин пенсиягә чыгу алдындагы кеше рәтенә керәмме?


 Исемем редакция өчен генә.

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, табибларның, укытучыларның пенсиягә чыгу вакыты яшь белән генә бәйле түгел. Алар очрагында махсус стаж туплау мөһим. Сезнең очракта, стажыгыз 2019 елның мартында пенсиягә чыгу өчен җитәрлек. Cез хәзердән үк пенсия алды яшендәге кеше булып саналасыз. Пенсиягә чыгу яше озынайтылганнан соң, кайбер төр категория кешеләргә ташламалар каралды. Алар өчен пенсиягә чыгу вакыты үзгәрмәде. Андыйлар шулай ук пенсиягә чыгарга биш ел кала «предпенсионный» категориясенә керә. Әйтик, биш балалы хатын, канун нигезендә, 50 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы. Пенсия алды яше аның өчен 45 яшьтән башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading