16+

Киләсе елдан керәчәк яңа закон бәяләр артуга китермәсме?

2022 елның гыйнварыннан калдыкларны утильләштерүгә кагылышлы яңа канун үз көченә керергә мөмкин

Киләсе елдан керәчәк яңа закон бәяләр артуга китермәсме?

2022 елның гыйнварыннан калдыкларны утильләштерүгә кагылышлы яңа канун үз көченә керергә мөмкин

Киләсе елдан керәчәк яңа канун азык-төлеккә бәяләр артуга китермәсме? Бүген белгечләр шул хакта фикерләшә. Монда сүз Россия Табигать ресурслары министрлыгы әзерләгән канун проекты турында бара.

Канун проекты нигезендә, товарларны төрү материалларын утильләштерү өчен аны җитештерүчеләр үзләре җавап бирәчәк. Элегрәк тә шундый тәртип булган, тик ул үтәлеп кенә бетмәгән.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренчә, дүрт ел узуга карамастан, экологик торгынлык күзәтелә. Илдә калдыкларны эшкәртү предприятиеләре барлыкка килмәде, халык аларны утильләштергән өчен тулысынча түли, җитештерүчеләр экологик материаллар кулланырга ашыкмый, шуңа да дәүләт яңа кагыйдәләр булдыра, дигән ул. Шуның нигезендә киләсе елдан әйләнешкә кертелгән төрү материаллары белән аны утильләштерү арасында баланс барлыкка килергә тиеш. Эшмәкәрләр калдыкларны утильләштерүче предприятиеләр белән килешү төзергә яки моны үз көчләре белән башкарырга тише булачак. Йә булмаса инде экологик җыем түләячәкләр. Эшкәртүгә җибәрелергә мөмкин булган төргәк материаллары һәм товарлар исә махсус реестрга теркәлгән булачак.
Китерелгән саннар да уйландырырлык: халык калдыклар белән эш итә торган төбәк операторларына елына 190 млрд сум акча түли, ә бизнес – 3 млрд сум. Каты коммуналь калдыкларның 30 процентын товар төргәкләрен кулланудан калган әйберләр тәшкил итә.  

Әлеге яңалыкны һәр кеше үзенчә кабул итте. Кемдер кибет киштәләрендә товар булмаячак дисә, икенчеләр бәяләр үсәчәк дип шикләнә. Утильләштерүгә китәчәк акчаны товар бәясенә кертсәләр, гади халыкка тагын кыенга туры киләчәк, ди алар.

«Сельский час» программасын алып баручы, икътисад фәннәре кандидаты Игорь Абакумов фикеренчә, товарга дефицит булмас, әмма бөтенесе дә безнең җилкәгә төшәчәк.

– Безгә биологик таркала торган материаллар җитештерә башларга кирәк. АКШ кәгазь пакетлар куллана, Америка артыннан Евросоюз да бара. Төрү материалларын тыйганчы, башта аны алыштыра ала торганын җитештерергә кирәк. Бамбукка охшаган мискантус дигән күпьеллык үсемлек бар, җитештерү өчен менә дигән чимал ул. Киндер берни үсә алмый торган җирдә дә үсә. Әлеге культураларны үстерү өчен дәүләт программасы, финанслау кирәк, – дигән ул “МК”га.
Икенчел чимал җыю белән шөгыльләнүче Динар сүзләренчә, яңа кагыйдә бәя артуга китерәчәк, әмма аны халык сизми калачак.

– Бер шешә лимонадның бәясе бер-ике сумга артуын кем дә булса сизәр дип уйламыйм. Бизнес ул тере организм, аның үз керемен саклап калу механизмы бар. Электр энергиясенә, чималга, арендага бәя күтәрелсә, салымнар артса, товар да кыйммәтләнә. Бу чыгымнарны үз өстенә алып, зыянга эшләми ул һәм нәтиҗәдә халык җилкәсенә төшә. Без төбәк операторларына чүпне утильләштергән өчен түлибез. Җитештерүче яңа елдан үзе эшкәрткәнгә карап яки экологик салым түләгән өчен генә түләүдән туктамаячакбыз. Алга таба товарга кергән бәясен дә түләячәкбез. Бензин белән дә шулай ук булды. Бер-ике сумны бензин акцизларына кертәбез дә, транспорт салымын бетерәбез, диделәр. Нәтиҗәдә бензин да артты, салым да түлибез. Монда да шулай ук булачак, – ди ул.

Бер-ике ай элек кенә аның янына Мәскәүдә лимонад җитештерү белән шөгыльләнә торган компания вәкилләре килгән. Алар ПЭТ шешәләрне эшкәртә торган линия булдырырга җыеналар һәм моны яңа канун проекты белән бәйләп аңлатканннар.
– Товар җитештерүчеләр моны аңлый һәм шуңа әзерләнә. Аларның компаниясе генә дә елына 1 мең тонна шешә лимонад чыгара, табигатькә күпме зыян килә дигән сүз. Шуны да истә тотып, ПЭТ шешәләрне җыеп эшкәртергә җыеналар. Илдә чынлап та чүп проблемасы кискен тора, аны хәл итәргә кирәк, монда бизнесны да җәлеп итү дөрес алым ди уйлыйм, – ди Динар.

Кукмара эшмәкәре Фәнис Хәмәтдинов яңа канун проекты җитештерүчеләр өчен авырлык тудырасын яшерми.
– Без сөт тутыра торган пластик шешәләрне сигезәр сумнан сатып алабыз. Кайчан гына җиде сум иде. Аның да бәяләре күтәрелеп тора. Әле тагын утильләштерү өчен дә түләргә кирәк булса, чыгымнарыбыз арта дигән сүз. Аннары эшебез дә артачак. Экологик җыем да әз булмас инде, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading